11 октябрь 2017 яңалыклары
-
ХӘНИЯ ХАТЛАРЫ ЯКИ «ЯШӘҮ ЯМЕ»
Ноябрь салкыныннан тәнем генә түгел, җаным өшеп, табиб бүлмәсендә утырам. Йокысыз чыккан төнем күз асларыма үзенең күксел пәрдәсен элгән. Башымның чатнавына түзәр әмәлем юк. Тынган колакларымны салкын бармакларым белән чеметеп-чеметеп алам. Алдымда утырган табибның сораулары каяндыр мәгарәдән ишетелгән сыман: - Сезнең уйлар өчен биш минут вакытыгыз бар! Йә сез аны...
-
Ульяновка мәктәбе өр-яңа кебек була
Ульяновка мәктәбе укучылары бу уку елын Утыз Имән мәктәбендә башладылар, чөнки үзләренең белем йортында капиталь ремонт бара. Ремонт эшләре инде ахырына якынлашып килә, икенче чирекне үз мәктәпләрендә дәвам итәргә ниятләп торалар. Ремонт чыгымнарын нефтьчеләр күтәрә, бу максатларга 13 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бина тулысынча яңартыла: яңа ишек-тәрәзәләр куелган, стена,...
-
Чирмешән пенсионерларының күпчелеге 2018 елда бушлай даруларга өстенлек бирде
Федераль ташламаларга ия пенсионерлар 2018 елда соцпакеттан файдаланыргамы, яки акчалата алыргамы икәнен хәл иттеләр, хәзер инде алар киләсе ел өчен фикерләрен үзгәртә алмыйлар. Бүгенге көндә районда федераль ташламаларга ия 2089 кеше яши, шуларның 1279сы киләсе ел өчен социаль пакеттан баш тартып гариза язган (61,2 процент). 2017 ел да дарулардан баш...
-
Алсу Закирова - балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы
Быел да әлеге мәктәп үзенең иң яхшы укытучысын ачыклады. Әлеге бәйгедә белем йортының яшь укытучылары көч сынашты, алардан хор классы укытучысы Алсу Закирова мәктәпнең иң яхшы укытучысы булып танылды. Рәсем сәнгате бүлегендә белем бирүче Анастасия Галкина - икенче, фортепьяно классы укытучысы Лилия Җиһаншина өченче булдылар. Бәйге җиңүчеләре Мактау грамоталары һәм...
-
Казанка ветераннары Өлкәннәр көнен белмичә дә калганнар
Менә тагын бер бәйрәм - Өлкәннәр көне дә узып китте. Бу уңайдан районда да төрле чаралар үткән. Ветераннарны мәҗлескә чакырып кунак иткәннәр, бүләкләр биргәннәр. Кызганыч, мондый хөрмәт һәм игътибар бөтен кешегә дә эләкмәгән, кайберәүләрне искә дә алмаганнар. Үзебездә дә шундый хәл, авылдагы 50 пенсионерның өчесе генә бүләкле булган: икесе -...