Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районындагы Иске Кади авылында мари кызын үз иткәннәр

Кагидә Федоровна - Клава апа биредә инде 56 ел яши Ул хезмәт юлын 16 яшендә үк башлый: Әгерҗе якларыннан Волгоградка таба агач-сал агызалар. Анда үзләре дә барганнар. Әтисен хәтерләми дә Кагидә Федоровна Сафина, 1935нче елда каядыр алып китәләр дә, шуннан кайтмый ул. Алты кызны әниләре ялгызы үстергән. -Авылда бик ярлы...

Кагидә Федоровна - Клава апа биредә инде 56 ел яши

Ул хезмәт юлын 16 яшендә үк башлый: Әгерҗе якларыннан Волгоградка таба агач-сал агызалар. Анда үзләре дә барганнар. Әтисен хәтерләми дә Кагидә Федоровна Сафина, 1935нче елда каядыр алып китәләр дә, шуннан кайтмый ул. Алты кызны әниләре ялгызы үстергән.


-Авылда бик ярлы яшәдек, - ди бүген Иске Кадида яшәүче ветеран. -Хәер сорашып тамак туйдырган көннәр дә булды. Күрдек инде, күрдек михнәтләрне.

Соңрак, Пермь якларында урман кисәргә киткәч, мари кызы Кагидә татар егете Вазыйх белән таныша. Гаилә коралар. 1961 елда яшьләр Вазыйх абзыйның туган ягына, Татарстанга, Иске Кадига кайтырга килешәләр.

-Ничектер башта каушап калдым, татарча бер-ике генә сүз аңлаучы мари кызын татар авылында ничек каршы алырлар, кабул итәрләрме?! Башка дин, башка гореф-гадәтләр бит.

Ирем сүзне кыска тотты:

-Кайтабыз, миннән калмыйсың, - диде, башкача уйларга урын калдырмыйча.

Шөкер, Вазыйхның әтисе - авылда уңганлыгы белән дан тоткан оста, һөнәрче Гата абзый яшьләрне ачык йөз белән каршылый: -Дөрес эшләгәнсең, улым, хатын ир янәшәсендә булырга тиеш.

Соңрак кайната-кайнана яшь гаиләгә яңа өй салырга нык булыша, аңлашып, аралашып яшиләр.

Кагидә Федоровна Сафина бу авылда бик якын бер генә кешесе булмаса да, үзен ялгыз тоймый. Кирәксез түгел ул, иренең туганының улы Илшатлар апаларын чит итмиләр, мунчадан калдырмыйлар, йорт, ишегалды тирәсен карашып торалар.

Ветеран ике сүзнең берендә диярлек Әлфия Хисамиевага да рәхмәт укый. Социаль хезмәткәр ул. Өйне дә җыештыра, ашарга да пешерә. Өлкән әбинең сердәшчесе дә. Пөхтә, ипле кеше. Бүген Кагидә Федоровнаның 90 яшьлек юбилей тантанасына мул табын көйләгән. Кунаклар көткәннәр. Әнә бит, якын күреп, Клаваны (Кагидә апага Иске Кадида шулай эндәшәләр) котларга гомер иткән күршеләре, ахирәтләре Солтания Шәрифуллина, Нәкыя Шахматова, Нәзирә Сахаповалар да кереп җиткәннәр.

-Бергә эшләдек, бергә яшәдек, дус булдык. Клаваны ят кешегә санаганыбыз да юк, - дип юбилярга мактау сүзләре әйттеләр үзләре дә туксан тирәсендәге, хөрмәтле әбиләр.

Ул да булмады, районнан да килделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау хезмәте җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина Кагидә Федоровнага ил башлыгы Владимир Путинның Котлау хатын, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләвен укыганда, бүләкләр тапшырганда юбилярның күзләренә яшь тулды. Мондый хөрмәтләүгә ул бик кинәнде.

Вазыйх абый белән Кагидә апа 50 ел гомер итәләр.

-Бик уңган, оста кеше иде ул. Чаналар ясады. Агачны икәү дә юынган чаклар булды. Малсыз тормадык, өстәлебездә ризык бетмәде, - ди Клава түти, ирен юксынып, үткән тормышына канәгать икәнен белдереп. -Халык та әйбәт безнең Иске Кадида.

Әйе, "Безнең Иске Кадида", дип еш кабатлый ветеран. Әгерҗе районы кызы, дөрестән дә, тормышының зур өлеше үткән йортын калдырып каядыр еракка китүне күз алдына да китерә алмый. Хәер, китеп караган. Башта, өйләнешкәч, ире Вазыйхны инде икенче тапкыр армиягә алалар. Шул вакытта Клава, кайната һәм кайнана белән киңәшкәч кенә, туган ягына кузгала. Озак тормый, янә Иске Кадиена күченә. Ире вафатыннан соң, ике ел элегрәк кенә әле, ул кабат Әгерҗе якларына китеп барган. Бар җиһазларын төяп, саубуллашып. Өен дә сата. Әмма эчәр сулары мондадыр, мари кызы бер атнадан Иске Кадиендагы ире төсе булган ямьле йортына кайтып төшә. Рәхмәт, ул чакта да иренең туганының малае һаман шул Илшатлар гаиләсе аңа нык булыша.

Язмыштыр, Клава апаның һәм Вазыйх абыйның балалары юк.

-Инде моннан кузгаласым юк, - ди Кагидә Федоровна. -Менә өемнең генә нигезләрен җылытасы, ныгытасы иде, кече ызбада берничә тәрәзәм дә нык тузган. Башка проблемам юк. Су өйдә, газ килеп тора, пенсияне китерәләр.

Биш вакыт намазымны калдырмыйм, ураза тотам. Газеталар укыйм. Тирә-күршем хәлемне белеп тора. Мин бит беркайчан да больницада ятмадым, эш белән дәваландым. Бүген ашказаным авырткалый, әмма бу яшемдә моңа ис китәсе юк.

-Мари телен онытмадыңмы? - дим хәзер татарчаны "су урынына", яхшы белүче Клава апага.

-Юк, онытмадым. Тик туган телемдә сирәк сөйләшәм бит, биш туганым күптән вафат. Кадида, Чирмешән районында да марилар яшәми. Әмма, кабатлап әйтәм, татарлар арасында мин чит түгел, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен гел хөрмәт итәм, якын күрәм. Миңа монда рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined