10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән районы яңалыклары
Самара өлкәсендә яшәүче Рамил Хәмидуллин әти-әнисенең туган ягында - Иске Кади авылында йорт сатып алган һәм шул нигезгә ике катлы йорт күтәреп, түбәсен дә яптырып куйган. Югары уку йорты тәмамлаган егет быел армия хезмәтенә китәргә җыена, аннан кайткач Иске Кадида яшәргә уйлый. Лашманда авыл уртасыннан агучы Сөлчә буасын яңарталар. Узган...
-
Бәркәтәдә хат ташучы булырмы?
Бәркәтәнең бер очында айдан артык хат ташучы юк, инде авылның икенче очындагы халык та почтальонсыз калды. Халык почтаны элемтә бүлекчәсеннән барып алырга мәҗбүр. Газета-журналларга язылгач, аларны укыйсы да килә бит әле. Авыл халкы өчен бу зур проблема, безгә кем ярдәм итәр икән? Бәркәтә авылы халкы. Бу хат уңаеннан район почта...
-
Чирмешәнгә сурдотәрҗемәче дә кирәк
Районда телсезләр, чукраклар белән ишарәләр ярдәмендә сөйләшүче белгеч - сурдотәрҗемәче юк икән, аны Мәскәүдә укытачаклар. Сукыр кешеләр эш, финанс кәгазьләрендә факсимиль имзадан - әзер штамптан файдалану мөмкинлеге булуын белми. Район үзәк больницасында инвалидлар проблемаларына кагылышлы "Түгәрәк өстәл"дә моннан кала да хәл итәсе башка байтак мәсьәләләр хакында сүз кузгаттылар. "Түгәрәк өстәл"гә...
-
Иске Кадида Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта куйдылар
Иске Кадида, хәрби бурычын үтәгәндә Ингушетиядә гомере өзелгән авылдашлары Илсур Җаббаров истәлегенә, мемориаль такта ачылды. Ул Илсур укыган мәктәпнең диварына урнаштырылган. Әлеге истәлек тактасына яшьли һәлак булган авылдашларының рәсеме ясалган, аның турында мәгълүмат һәм аңа багышланган шигырь юллары язылган. Исән булса, Илсурга быел 32 яшь тулыр иде. Ә ул арабыздан...