10 август 2017 яңалыклары
-
Гүзәл Уразова: «Безнең туебыз да кешенеке шикелле булмады»
Узган атнаны Гүзәл Уразова Инстаграмына туй фотоларын элеп: "14 ел элек ничек иде, бүген дә мине шулай яратасың! Мин синең белән бәхетле, җаным", - дип язып куйган. - Илдар белән без Казанда таныштык. Аның яңа гына Казанга килеп, "Салават" җыр театрында эшли башлаган вакыты иде. Илдарны тәүге тапкыр күргән көнне...
-
Латвия кызлары татар халык җырлары җырлый
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узып та китте. Съезд эшендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән, 41 чит илдән, Татарстан Республикасыннан сайланган 811 делегат һәм чакырылган кунаклар катнашты. Әлеге мәртәбәле чараны 200гә якын журналист яктыртты. Съездда катнашкан якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатинның да кичерешләрен газета укучыларга җиткерергә булдык....
-
Иске Үтәмештә яшәүче ана кеше балаларына юньле тәрбия бирми
Әни кеше баласының өстенә ябып, йоклатып, бармак очларында гына үз урынына барып ятасы урында, кайбер гаиләләрдә балалар тыныч кына әти-әниләренең йокыга киткәнен көтә һәм өстәлдә калган "яшел еланны" яшерә икән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында шундый сүзләр дә ишетергә туры килә. Мондый гаиләдә үскән балаларның...
-
Чирмешән укучылары квест-уенда катнашты
Районның "Яшь гвардия" активистлары интернет челтәрендә җаваплылык һәм куркынычсызлык, яңа терминнар, шәхси мәгълүматларны саклау ысулларын өйрәнүгә кагылышлы чара уздырдылар. Яшьгвардиячеләр аны "Кояшлы" лагеренда ял итүче балалар командалары арасында квест - уен рәвешендә үткәрде.
-
"Хәния Фәрхи - мәңгелек хәтер" төркеме җырчының кырыгына флеш-моб оештырырга тәкъдим итә
Хәния Фәрхинең "Вконтакте" челтәрендәге фанатлары төркеме җырчының хәтер төркеменә әйләнде дияргә була. Укучылар фикер алышу, җырчының аудио- һәм видеолары, җырчы белән төшкән фотолары белән бүлешү урынына әйләнде. Төркемдә 10 меңгә якын кеше бар. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты вафат булганчы бу төркемдә бары 5 мең чамасы кеше була. Укучылар җырчы...
-
"ЧИРМЕШӘНАГРО" да иртә чәчәләр, иртә уралар
Башка күпчелек хуҗалыкларда комбайннар кырга чыга гына башласа, "ЧИРМЕШӘНАГРО"да 137 гектардан уңыш суктырып та алынган. Шенталага алып баручы юл кырыенда берьюлы дүрт комбайн эшли, арпа суктыралар. Иң сөендергәне - уңыш бик яхшы. -Башаклары да зур түгел кебек, әмма, үзебезнең дә ис китә, гектардан 50 центнер чыга, - ди җәмгыять инженеры...
-
Әлмәттә гаиләләргә ярдәм итә торган үзәк ачылды
Биредә һәркем бушлай консультация ала һәм ярдәмгә өмет итә алачак. (Әлмәт, 10 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә гаиләләрне саклап калырга ярдәм итүче уникаль үзәк үз ишекләрен ачты. Татарстанның көньяк-көнчыгышында андый үзәкләр башка юк. Шуңа да ул нефтьчеләр төбәге өчен зур бүләк булды. Сәламәтлек саклау һәм гражданнарның хокукларын яклау буенча Тимур...