Латвия кызлары татар халык җырлары җырлый
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узып та китте. Съезд эшендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән, 41 чит илдән, Татарстан Республикасыннан сайланган 811 делегат һәм чакырылган кунаклар катнашты. Әлеге мәртәбәле чараны 200гә якын журналист яктыртты. Съездда катнашкан якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатинның да кичерешләрен газета укучыларга җиткерергә булдык....
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узып та китте. Съезд эшендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән, 41 чит илдән, Татарстан Республикасыннан сайланган 811 делегат һәм чакырылган кунаклар катнашты. Әлеге мәртәбәле чараны 200гә якын журналист яктыртты. Съездда катнашкан якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатинның да кичерешләрен газета укучыларга җиткерергә булдык.
-Иң элек, Шәүкәт Фатыйхович, съезд эшендә нинди яңалыклар, үзгәрешләр булды?
-Конгресс уставына үзгәрешләр кертелде һәм әлеге үзгәрешләр нигезендә Бөтендөнья Татар конгрессының идарә органы булып Милли шура оешты. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиевка йөкләнде.
-Нинди мөһим нәрсәләр турында сөйләштегез?
-Съезд эшендә татар халкын берләштерү, татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү, мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау проблемалары күтәрелде.
-Милли мәгариф турында да сүз булгандыр...
-Милли мәгарифне саклау һәм үстерү - мөһим мәсьәлә. Шул нисбәттән Башкарма комитет укытучылар, мәктәпләр белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар оештырыла. Бердәм дәүләт имтиханнарын ана телендә тапшыру проблемасы да күтәрелде.
Татар мәктәбен бетергән, татар телендә укыган кеше интеллектлы була алмый, дигән фикер белән килешмим, бу уйдырма гына. Съездда Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән татар гимназияләре директорлары чыгышы бу фикеремә тагын бер дәлил була ала. Аларның укучылары Россия дәрәҗәсендәге фән олимпиадаларында да җиңү яулаган. Бу сүзләрне ишеткәч үзебезнең район үзәгендә дә татар мәктәбе ачу турындагы хыялым, теләгем тагын да көчәйде.
- Кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез?
-Безнең төркемне Арча районының Мәтәскә авылына алып бардылар. Анда "Яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласын" карадык. Әлеге чарага Латвиядән килгән кунаклар, яшь татар кызлары да кушылып китүе, татар халык җырларын бик матур башкарулары күңелгә хуш килде. Татарстаннан бик еракта яшәсәләр дә, аларның ана телләрен, йолаларны, татар халык җырларын белүләре бик куанычлы. Сер түгел, район үзәгендә яшәүче татарларыбыз арасында да ана телләрен белмәүчеләр бар бит.
Бүген төбәкләрдә татар мәдәниятен үстерү, телне саклау эшенә татар эшмәкәрләрен җәлеп итү мөһим. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар эшмәкәрләре белән дә хезмәттәшлек итә. Безне Мәтәскәдәге татар эшмәкәрләренең гаиләләре, эшчәнлекләре белән дә таныштырдылар. Бөтендөнья татар конгрессы эшенә хәлле милләттәшләребезне дә җәлеп итәргә, шул ук вакытта милләтебез өчен җан атып йөрүчеләрнең дә фикерләренә колак салырга, аларның идеяләрен бергәләп тормышка ашырырга кирәк.
-Үзебездә тагын нәрсәләр булдыру, ниләр эшләү нияте туды?
-Яшәү чыганагы булган чишмәләребезгә игътибарны арттырасы иде. Аларны төзекләндергәндә иҗадилык, миллилек җитеп бетми. Авылларыбыз тарихын өйрәнүгә дә игътибарны арттырасы иде. Август ахырларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карамагындагы Төбәкне өйрәнүчеләр советы рәисе, академик, ТРның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов безнең район авылларында төбәкне өйрәнү эшенә керешә. Ул авылларда булып, халык белән очрашырга, фәнни конференция уздырырга да уйлый, соңрак казу эшләре дә оештырылачак. Авылларыбыз тарихы турында китаплар басылса да районда мондый ук күләмле эш башкарылганы юк иде әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев