10 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Татарстаннан 98 мең Татфондбанк кертемчесе иминият акчаларын алды
Агент-банклар аша кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 проценты түләнгән. (Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ») «2017 елның 9 гыйнварена 98 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе агент-банклар аша 35 млрд 767 млн сум иминият акчаларын алды, бу кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 процентын тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Артем Здунов....
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен, түбәндәге якташларыбыз Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: -"Чирмешән Агрохезмәтләре" җәмгыяте генераль директоры Мингали Нургали улы Минһаҗев; -"Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгы бухгалтеры Николай Петрович Петряков; -"Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе" машина йөртүчесе Сәгыйть Закир улы Мусин;...
-
Чирмешәндә Кыш бабайлар парады узды
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы скверда Кыш бабай һәм Кар кызлары күпләп җыелды - биредә Кыш бабайлар парады узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган әлеге чарада 8 авылдан килгән Кыш бабай һәм Кар кызы үзләрен бөтен яктан күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, кышкы уен конкурсында да ярыштылар, бәйрәмгә килгән балаларны...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Балалар мәйданчыгы буш тормый Бәркәтәдән Илһам Мусин үзләренең өйләре каршында балалар мәйданчыгы ясап куйган. Шундагы карусель - аның үз эше, әле махсус ясалма тау да сатып алганнар. Җәй көне биредә авыл балалары рәхәтләнеп уйнаганнар. Искекадилыларның үз шугалаклары бар Иске Кади яшьләре инде бер айдан артык мәктәп янындагы шугалакта алка куа....
-
Чирмешән кунаклары Яңа елны правасыз каршылаганнар
24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район территориясендә материаль зыян белән җиде юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, бер авариядә бер кешенең гомере өзелгән. -30 гыйнварда асфальт завод белән Чирмешән арасында кичке сәгать 8ләрдә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы...
-
Югары Кәминкәдә солдат бүләге уйнаттылар
Югары Кәминкә мәдәният йортында узган Чыршы бәйрәменнән куян, әтәч отып кайтучылар булды. Декабрь башында армиягә киткән Илфат Сафин да, бал-маскарадта уйнатырга дип, авылдашларна бүләкләр калдырган икән. Әтәчне Түбән Камадан кайткан кунаклар отса, ачылмалы баскыч-стремянканы Әлмәттә яшәүче авылдашлар алып киткән. Авыл халкы Чаллыды яшәүче эшмәкәр Раилә Сабировага рәхмәтле. Ул балалар өчен...
-
Чирмешән урамнарында юллар киңәя
1 гынвардан Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларның урамнарын кардан чистарту "Татнефтедор"ның район юллар идарәсенә йөкләнде. Чирмешән, Казанка, Кече Чегодай һәм Түбән Чегодай авылларындагы урамнарның тулаем озынлыгы шактый, 62 километр тәшкил итә. -Урамнарга әлеге оешмадан һәр көнне алты берәмлек техника чыга, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева....