10 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Чирмешән шоферлары арасында аракы яратучылар да бар
Яңа елның беренче ункөнлегендә районда исерек килеш автомобиль белән идарә итүче бер кеше тоткарланган. Аек булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләр гаебе буенча былтыр район территориясендә биш юл-транспорт һәлакәтен теркәгәннәр. Узган елны полиция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 4698 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 3118 кеше исерек килеш руль артына...
-
Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы яңа машинада йөриячәк
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Казанда узган VIII съездында Иске Котыш авыл җирлегенә "Шевроле-Нива" автомашинасы бирделәр. Авыл җитәкчеләренә эш өчен автотранспортларны муниципаль берәмлекләр арасында узган республика бәйгесе йомгаклары нигезендә тапшырганнар. Анда безнең районнан ике авыл җирлеге катнашып, нәтиҗәдә бәхет искекотышлыларга елмайган. -Безнең җирлеккә өч авыл керә. Көненә уртача йөз километрлап...
-
Чирмешән каһарманы Мирсәет Кәбировның батырлыгын онытмыйбыз
Моннан дүрт ел элек, 2009нчы елның 23нче декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры Мирсәет Кәбиров 40 яшендә һәлак булган иде. Узган атналарның берсендә мәрхүмне хезмәттәшләре искә алды. Хәзер Чирмешәндә Мирсәет Мирсаяф улы үзе яшәгән урам аның исемен йөртә. Урам башында якташыбыз истәлегенә стела да бар. Мәктәп укучылары, хезмәттәшләре...
-
Лашманда иң төз атучы укчыларны ачыкладылар
Лашман авылында җәядән ук ату буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар булып узды. Бәйгеләрнең гомумкоманда беренчелегендә Балык Бистәсе укчылары иң төз атучылар булып чыкты. Төп Кубок та шушы район вәкилләрендә. Казаннан килгән командаларның берсе - икенче, икенчесе өченче булды, бишенче, алтынчы урыннарны югарыосланлылар белән чирмешәнлеләр бүлеште. Якташларыбыздан Лашман мәктәбенең 8нче сыйныф...
-
Чирмешән больницасында кызлар "хуҗа"
Район үзәк больницасының тудыру бүлегендә елның тәүге көннәре тыныч булды. 2014тә беренче сабый 5 январь иртәсендә дөньяга аваз сала. "Ел календарен" ачучы Диана - Югары Кармалкадан Альберт Корычбаев һәм Оксана Самзайкиналарның беренчеләре. Шул ук көннең кичендә Светлана һәм Алексей Ямановлар да (Ивашкино) кызлары Дарина тууга сөенәләр. Аларның моңа кадәр ике...