9 май 2018 яңалыклары
-
Синоптиклар 10 май көнне Татарстанда һава торышы үзгәрүен кисәтә
Төньяктан җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, дип җиткерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Чирмешән каһарманын Венесуэлада да беләләр
Түбән Камада яшәүче якташыбыз Ильяс Бикбаев Җиңү бәйрәме көнендә быел да радиоэфирга чыгып, авылдашы - Советлар Союзы Герое Барый Габдрахманов хакында мәгълүматны ерак чит илләрдә дә ишеттерде. Кармыш каһарманы батырлыгы хакында хәтта бездән 11 мең километр ераклыктагы Венесуэлада да тыңлаганнар.
-
Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы бәйрәмендә ул сугышта булган биш ветеран, бер генерал да катнашты
9 май көнне, елдагыча, район халкы Совет урамындагы, Мәңгелек ут, Билгесез солдат һәйкәле каршындагы мәйданда бәйрәм итте. Шөкер, көн дә бик аяз булды.
-
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле чирмешәнлеләр!