8 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районында юлларда йөрү кагыйдәләрен бозучылар бар әле
Узган 8 айда районда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше үлгән һәм 4 кеше имгәнгән (узган ел бу чорда - 17 һәлакәт; 5 кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән). 137 авариядә транспорт чараларына зыян булган - бу узган елгыдан 7гә кимрәк. Юллардагы хәл юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район...
-
Чирмешәндә ял көннәрендә һәм киләсе атнада яңгырлар ешаячак
Бүген һәм алдагы көннәрдә яңгырлар ешаерга мөмкин. Алдагы өч-дүрт көндә һава температурасы көндез уртача 13-16, төнлә 5-11 градус җылы булыр дип фаразлыйлар. Быел "әбиләр чуагы" бу айның икенче яртысында көтелә.
-
Чирмешән көймәләре начар түгел
Мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогларын һәм мәктәпләрдәге иҗтимагый балалар оешмалары җитәкчеләрен бүләкләделәр. Шунысы сөендерә, остазларның да, укучыларның да Россия күләмендә үк уңышлары бар. Үзәк директоры Флера Гыйләҗетдинова өстәмә белем бирү педагоглары җыенында узган уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, төрле бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Аеруча техник юнәлештәге...
-
Чирмешәндәге паркта мультфильм күрсәтәләр
Бүген өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта "Көзге марафон" дип аталган күңел ачу чарасы, концерт оештырыла. Программада кызыклы уеннар, бәйгеләр, җырлар һәм ачык һавада мультфильм карау булачак. Бәйрәм кичке 5тә башлана.
-
Әккәрәй йортлары берсеннән - берсе матур (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешәндә балаларны Корбан бәйрәменә дәшәләр
10 сентябрь көнне Чирмешән мәчете балалар өчен Корбан бәйрәме уздыра. Чара 13.30 сәгатьтә район Сабан туйлары үтә торган стадионда оештырыла. Бәйрәмдә кызыклы уеннар, аниматорлар, истәлек бүләкләре булачак.
-
“Әккәрәй“ җәмгыятендә Марат Зыяковка эш күп
Бүген "Әккәрәй" җәмгыяте кырларында эшләүче, җир сөрүче Марат Зыяков сәгать биштә үк юлга кузгала, төнлә генә тракторын сүндерә. - Инде бер айдан күбрәк сабанны ычкындырган юк, - ди тәҗрибәле торакторчы. - Без Ульяновка, Утыз Имән кырларын да эшкәртәбез. Марат 32 еллык, иске К-700 тракторын үзе төзәткән. Әле язгы чорда да...