8 июнь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә печәнгә төштеләр
Районның кайбер җәмгыятьләрендә печән чабарга керештеләр. Бу эшне "Камалов Р.Ә." , "Чирмешән АГРО", "Сөлчә" хуҗалыкларында үткән атнада ук башлаганнар. -Күпьеллык үләннәр 375 гектар мәйданда үстерелә. Шуның 120 гектарында чапкычлар узды, үләннәр чабылды, - ди "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Бу эшне безнең быел да тәҗрибәле механизаторыбыз Тәлгать Нуретдинов...
-
Чирмешән боксчылары - беренче
Әлмәт районының Рус Акташы авылында бокс буенча узган ярышларда, балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары- Ивашкино егетләре Александр Апалаев, Михаил Яманов, Роман Степченко (тренерлары Николай Емельянов) беренче урыннар яулаганнар. Роман Степченко шулай ук "Иң яхшы тактик һәм техник әзерлек өчен", Диплом белән дә бүләкләнә. Автор фотосы.
-
Чирмешән районы авылларындагы Сабан туе батырлары
Кармыш авылы Сабан туенда Алмаз Гатиятов мәйдан тоткан. Түбән Кама егетенә (әтисе Кармышныкы) бүләк - симез тәкә һәм мультиварка. Лашман бәйрәмендәге көрәштә Фаил Миңнекәевкә тиңнәр булмады. Быел гына мәктәпне тәмамлаган яшь спортчыга суыткыч һәм тәкә бирделәр. Иске Кадида Чирмешәннән Илзәр Закиров батыр калган. Укытучы якташыбыз суыткычка һәм, шулай ук, тәкәгә...
-
Чирмешән районында 90 литрдан артык легаль булмаган алкоголь әйләнештән алынган
Ел башыннан районда 91, 7 литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган, шул исәптән 52,5 литр спиртлы, 3,7 литр өйдә җитештерелгән алкоголь продукциясе һәм 5 литр сыра, 27,5 литр аракы Казахстаннан кертелгән. Узган биш айда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның 19 факты теркәлгән, 13 очракта спиртлы эчемлекләрне...
-
Чирмешәнлеләр Сабан туйларында көч сынашты
2015нче елның язгы кыр эшләре йомгаклары буенча "Сөлчә" җәмгыяте районда беренче дип табылды. "Чирмешән АГРО" механизаторы Александр Беззубов - кыр батыры. Көрәштә Илнар Кәримов (Туймәт) инде дүртенче тапкыр абсолют батыр. Район Сабан туенда аларга һәм башка бик күп алдынгыларга, осталарга алкышларны кызганмадылар. Гомумән, купшы итеп бизәлгән зур, уңайлы стадионыбызда, мәйдан...
-
Чирмешәндә санитар - экологик икеайлык тәмамланды
1 апрельдән 1июньгә кадәр игълан иткән санитар - экологик икеайлык тәмамланды. Икеайлык барышында район үзәгендә һәм авылларда өмәләр үтәрелде: урамнарны, юл кырыйларын, авыл тирәләрен чүп - чардан арындырдык. Чишмә буйлары, зиратлар тәртипкә китерелде. Ике айда районда санитар чисталыкка битараф физик затларга карата 40 административ беркетмә төзелгән, 35 кеше административ җаваплылыкка...