8 май 2014 яңалыклары
-
Җиңү яулаучыларны искә алабыз
Бөек Җиңү бәйрәмен районыбызда 31 сугыш ветераны (2013тә - 37, 2012тә -45) каршылый. Сугыш михнәтләрен узган бабайларның иң яшь дигәннәре дә 85не узган картлар. Ил солдатларының бер өлеше бүген авыру, урын өстендә үк. Район хәрби комиссариаты быел бакый дөньяга күчкән Бөек Ватан сугышы ветераннары - Саминовкадан Гурий Иванов (Ульяновкада җирләнгән)...
-
Сыналыр чак җитте
Чыгарылыш класс укучыларының урак өсте якынлаша, бердәм дәүләт имтиханнарына санаулы көннәр генә калды. 26 май көнне чыгарылыш класс укучылары беренче чыныгу алачак. Бу көнне 3 укучы - географиядән, 19 кеше рус әдәбиятыннан белемнәрен сынаячак. 29 майда - рус теленнән, 5 июньдә математикадан барлык чыгарылыш класс укучылары да (179 егет һәм...
-
Суган безнең канга сеңгән
"Безнең Чирмешән" газетасыннан (30нчы сан) "Чирмешән суганының данын кире кайтарыйк" дип аталган мәкаләне укыгач, мин дә кулыма каләм алып, үз фикерләремне язарга уйладым әле. Мин Керкәлегә килен булып төшкәч, бу авыл халкының тырышлыгына, уңганлыгына хәйран калдым. Ул вакытта һәр гаилә диярлек бакча тутырып суган үстерә иде. Сезонына әлеге яшелчәне өч,...
-
Район Сабантуе 15 июньдә үтәчәк
Быел район Сабан туе 15 июньдә булачак. Моңа кадәр районыбыз делегациясе Саратовта, өлкә Сабан туенда катнашачак. Ул 7 июньгә билгеләнгән. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлаулар ирештерәчәк, бүләкләр тапшырачак делегациябезне район башлыгы Наил Зарипов җитәкли. Саратовка кайбер башка җитәкчеләр, белгечләр, артистлар да барачак.