Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Суган безнең канга сеңгән

    "Безнең Чирмешән" газетасыннан (30нчы сан) "Чирмешән суганының данын кире кайтарыйк" дип аталган мәкаләне укыгач, мин дә кулыма каләм алып, үз фикерләремне язарга уйладым әле. Мин Керкәлегә килен булып төшкәч, бу авыл халкының тырышлыгына, уңганлыгына хәйран калдым. Ул вакытта һәр гаилә диярлек бакча тутырып суган үстерә иде. Сезонына әлеге яшелчәне өч,...

    "Безнең Чирмешән" газетасыннан (30нчы сан) "Чирмешән суганының данын кире кайтарыйк" дип аталган мәкаләне укыгач, мин дә кулыма каләм алып, үз фикерләремне язарга уйладым әле.

    Мин Керкәлегә килен булып төшкәч, бу авыл халкының тырышлыгына, уңганлыгына хәйран калдым. Ул вакытта һәр гаилә диярлек бакча тутырып суган үстерә иде. Сезонына әлеге яшелчәне өч, дүрт, ун тонналап сатучылар рәттән. Аны утырту өчен орлыгын да бит әле һәрбер гаилә үзе хәстәрли. Ә эре суганны, газетада язылганча, зур-зур арбалы КамАЗ машиналарына йорттан ук төяп алып китәләр. Суган бәрабәренә безнең халык башка авылныкылар белән чагыштырганда шактый җитеш тормышта яшәде. Дөрес, суган үстерү ансат кына түгел, җыйнау көч түкмәсәң, тырышмасаң, нужаланмасаң - булмый.
    Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит. Үз заманында миңа да суган үстерү серләренә төшенергә туры килде. (Безнең Югары Чегодай авылында аны үстерүне белмиләр иде: кыяклы яшелчәне еш кына Чирмешәннән, Күтәмәдән сатып ала идек). Баштан бик кыен булды, сабырлыгым җитмәү сәбәпле, яшермим, орлыкларны бакча башына сипкән, тирескә күмгән вакытлар да булды. Аннан ике-өч атнадан алар уҗым кебек ямь-яшел булып үсеп чыгып, оятка да калгаладым.
    Укытучы һөнәрен үзләштерергә биш ел вакыт кирәк булса, суган үстерергә ике елда өйрәндем үзе. Аны бакча тутырып диярлек иккән еллар хәтердә. Хәзер азрак чәчсәк тә, суганны бөтенләй ташлап булмый әле, пешеренә башласаң да һаман шул яшелчә кирәк. Суган күчтәнәчкә дә бик ярап куя: аны шәһәрдән кайткан балаларга да, кунакларга да биреп җибәрәбез.
    Күп итеп суган игүче гаиләләр безнең авылларда байтак әле. Керкәледән Наилә Әхмәтвәлиева, Рәйханә Карабаева, Фирдәвес Мәслахова, Зөһрә Мифтахова, Җария Гатиналар, Югары Кәминкәдән Мөгаллимә Шәһвәлиева, Рабига Фатыйхова, Ралия Таҗиевалар әлеге шөгыльне ташламадылар. Үстергән яшелчәләрен алар күбесе шәһәрләрдә күмәртәләп урнаштырып кайта, я үзләре үк "килолап" сатып утыра. Сирәк кенә булса да, суган артыннан авылга алыпсатарлар да килеп чыга.
    Ә менә орлык суганга сорау аеруча күп: тирә-як авыллардан килеп, шәһәрләрдән кайтып-кайтып алалар. Уенын-чынын бергә кушсаң, суганчылык безнең Керкәле, Югары Кәминкә авыллары халкының канына сеңгәндер инде. Аны урнаштыру проблемасы булмаса, яхшырак бәя дә куеп йорттан ук килеп алсалар, шәт, кыяклы түтәлләр бакчаларыбызда тагын артыр иде.
    Чыннан да, Чирмешән суганының даны еракларга таралган. Безнең суганны яраталар бит.
    Фәризә Галәүтдинова.
    Керкәле авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: