8 февраль 2017 яңалыклары
-
Балалар өчен пособиеләр артты
Февральдән балалары булган гражданнарга түләнә торган пособияләр суммасы индексацияләнде, дип хәбәр итә Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте. 2017 елның 1 февраленнән индексацияләнгән пособияләр күләме: Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие - 613,14 сум. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие -...
-
Куырылган - башкорт салаты
Куырылган - башкорт салаты Пешкән балык, бәрәңге, кыяр вак кына итеп шакмаклап турыйлар һәм 1 кашык майонез кушып савытка салалар. Йомырканы сытып сөт салгач, тоз өстәп яхшылап болгаталар да кызган майлы табада юка гына итеп кыздырып алалар. Суыткач, уртасына әзер эчлек салып, тәбәнең ике читен күтәрәләр дә эчлек өстенә ябалар....
-
Яр Чаллы драма театры - Чирмешәндә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән автоинспекторлары яхшы эшләгән
Республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләре коллегиясендә безнең инспекторларны өченче дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләделәр. Ел нәтиҗәләре буенча, районның ЮХИДИ бүлекчәсе үз категориясендәге 21 район арасында өченче урын иясе. Эшне бәяләгәндә, юл-транспорт фаҗигаләренең ешлыгына, аларда кешеләр үлү, яралану статистикасына, җинаятьләрне, исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау ише гамәлләргә игътибар иткәннәр.
-
Элмәле җирендә туган талантлар
Якташыбыз - шагыйрь, прозаик, рәссам һәм кинорежиссер Дмитрий Михлеевка быел гыйнвар аенда 75 яшь тулды. Ул Яңа Элмәле авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. Мәктәптә икенче танылган якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьев белән бер класста укый. 60нчы еллар башында, армиядә хезмәт иткән чагында Дмитрий Михлеев шигырьләрен газетада бастыра башлый. Армиядән...
-
Иске Котыш укучыларын туңдырылган җиләк-җимештән тәмле компот белән сыйлыйлар
Ольга Хайсанова инде 11 ел Иске Котыш мәктәбе укучыларын тәмле ашлар белән сыйлый. Без барган көнне дә пешекче апалары аларга "дуслык" боткасы пешергән иде. -Ольга Васильевнаның ашларын бик яратып ашыйбыз, боткалары да, итле һәм балыклы ашлары да бик тәмле, - ди 8 класс укучысы Полина Шохина. Мәктәп яны тәҗрибә участогында...
-
Чирмешәндә "Тимерхан"ны көтәләр
Алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында Чирмешән командасы үз бозында Казан шәһәренең "Тимерхан"командасын кабул итәчәк. Уен бу атнаның шимбәсенә билгеләнгән. Узган атналарда чирмешәнлеләр Саба хоккейчыларын 6:4, мамадышлыларны 5:3 исәбе белән отып кайткан иде. Ә Казанның "Факел"ы белән уенда безнекеләр оттырган, исәп - 1:2. Чирмешән хоккейчыларына март аенда башланачак плей-оффка кадәр...
-
Чирмешәндә 07.07.2017дә 4 пар гаилә корырга тели
Яңа өйләнүчешеләр туйларының матур, истәлекле булуын тели. ЗАГС документларында һәм кунаклар өчен чакыруларда да бертөрле саннар ничектер "серле" күренә. 2017нче елда "7"ле шундый берничә көн бар. Беренчесе - 17.02.2017, бу көнне районда бер туй булачак, Урманасты Үтәмештә яшәүче егет Чирмешән кызына өйләнә. Ә менә 07.07. 2017 - 7 июльгә район...