7 декабрь 2016 яңалыклары
-
Ишлинкада яшәүче 90 яшьлек юбилярны иң әүвәл ире котлаган
Ишлинка авылының иң өлкән әбисе Луиза Сырукинага 90 яшь тулды. Күркәм юбилее белән, аны беренчеләрдән булып 60 елдан артык бергә гомер иткән ире Григорий Андреевич котлаган. Луиза Павловна 1926нчы елның 2 декабрендә Норлат районында ишле гаиләдә дөньяга килә. Яшьли колхозның төрле эшләрендә хезмәт куя. -Сугыш елларын оныта алмыйм, - ди...
-
Чирмешәндә булачак механиклар көч сынашты (+ФОТО)
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Марат Вәгыйзов авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча Сарманда үтәчәк һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашачак. Дөрес, булачак техник-механикка осталыгын әүвәл үз техникумында дәлилләргә туры килде. -Сәбәбен таптыңмы, нәрсә булган? - диде бәйге эксперты Сергей Малешин трактор кабинасында прибор белән нидер тикшергән Виктор Кандровка. -Предохранителе янган,...
-
Ашыгыч хәбәр: каты режимлы колония яна
ТР МЧСы мәгълүматларына караганда, 2 нче төзәтү колониясендә янгын чыккан. Фаразларга караганда, ул 200 квадрат метр мәйданны били. Зыян күрүчеләр һәм янгынның сәбәбе турында әлегә хәбәрләр юк. 400 дән артык тоткынны башка корпуска күчергәннәр. 2 нче төзәтү колониясе Казанның Производственная урамында урнашкан. Мәгълүмат http://almet-rt.ru/tt/thebest/item/19951-ashyigyich-hәbәr-katyi-rezhimlyi-koloniya-yana.html алынды
-
Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен бәйрәм оештырыла
9 декабрь көнне "Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт бәйрәме була. Монда гер күтәрү, боччо, армспорт һәм шашка буенча ярышлар була. Уеннар сәгать 9да башлана. Белешмәләр өчен телефон 2-29-84.
-
Куе сөткә өстәмә түләү тиеш
Шәхси хуҗалыклардан соңгы атналарда иң күп сөтне Туймәттән тапшырганнар. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 7,5 литр сөт туры килә. Чирмешән белән Лашман авыл җирлекләрендә дә бу эштән керем алучылар байтак. Соңгы ун көндә районның 18 авыл җирлеге авылларыннан көненә уртача 8500 килограммлап сөт җыелган. Шешминка, Түбән Кармалка, Күтәмә авыл җирлекләрендә сөт...
-
Казанкада мәктәп төзелә
Бу авылда төзелүче башлангыч мәктәптә спорт залы да булачак. Бинаның нигезе әзер. 15 укучыга исәпләнгән мәктәп киләсе елда файдалануга тапшырылырга тиеш. Төзелешкә 34 миллион 967 мең сум акча тотылачак. Сосновка авылында да мәктәп төзергә планлаштыралар. Бинаның проекты әзер, дәүләт экспертизасын узган. Биредә эшне киләсе елда башларга ниятлиләр. (архив фотосы).