7 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда кискен суытачак һәм юеш кар явачак
Төнлә температура -2 градус, көндез -2..-3 градус салкын була.
-
Татарстанның халык артисты спектакльдән соң вафат булган
Кичә, 6 ноябрьдә, спектакльдән соң 65нче яшендә Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, РФ атказанган артисты, ТРның халык артисты Александр Купцов вафат булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә театр төркемендә хәбәр ителә.
-
Мәүлид бәйрәме - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн
Ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе - Мәүлид кичәсе, икенче төрле ул «мәүлиден-нәби», ягни «пәйгамбәрнең тууы» дип тә атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. туган көне бик төгәл билгеле булмау сәбәпле, аның вафаты көне, ягьни 12нче рабигыл-әүвәл көне, туган көне итеп тә билгеләнеп үтелә (быел ул 8еннән 9нчы ноябрь көненә туры килде).
-
Быел Чирмешән районында, тикшерелгәч, алты кешедә яман шешкә шик туган
Быел район үзәк больницасында 2920 кеше диспансерлаштыру һәм 538 кеше профилактик тикшерү узган, алты райондашыбызда яман шешкә шик бар, 105 кеше төрле авырулар белән диспансер күзәтүгә алынган.
-
Урамда кәҗәләр: бакчаларыгызны карагыз
Безнең авылда кәҗә асраучылар байтак. Кайбер хуҗалыкларда алар берничә үк. Иртән торуга хуҗалары бу хайваннарны урамга чыгарып җибәрә – теләсә кайда йөрсәләр. Тегеләре йөри дә.