Мәүлид бәйрәме - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) дөньяга килгән көн
Ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе - Мәүлид кичәсе, икенче төрле ул «мәүлиден-нәби», ягни «пәйгамбәрнең тууы» дип тә атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. туган көне бик төгәл билгеле булмау сәбәпле, аның вафаты көне, ягьни 12нче рабигыл-әүвәл көне, туган көне итеп тә билгеләнеп үтелә (быел ул 8еннән 9нчы ноябрь көненә туры килде).
Пәйгамбәребез с.г.с. 570нче елда туып, сабый вакытында ятим калып, бик авырлыкта үсә һәм үзенең туган көнен исендә калдырырлык булмый. Рабигыл-әүвәл аенда мәчетләрдә вәгазьләр сөйләнә һәм җәмәгать белән гыйбадәт кылулар булып уза, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр оештыралар.
Сөнниләрнең чыганакларына караганда, беренче Мәүлид бәйрәме, Салахетдиннең кияве Мөзафареддин Күк бүре тарафыннан 1207нче елда Ирбил шәһәрендә уздырыла. Бу бәйрәм - изгеләр, әүлияләр, имамнар, суфи шейхләренең туган көннәрен билгеләп үтү кебек үк, дини галимнәр тарафыннан бидгать, ягъни ярамаган яңалык дип бәяләнә. Сөнни мәзһәбе дин галимнәре - исламның сафлыгы өчен көрәшүчеләр буларак, бу Мәүлид бәйрәме - ислам диненең рухына һәм эчтәлегенә каршы килә дип каршы чыгалар. Мәүлиден-нәби бәйрәме бик көчле каршылыкларга һәм тәнкыйть итүләргә очраса да, аңа карата ахыр чиктә «хуплана торган яңалык», ягъни бидгатьхәсәнә дигән бердәм фикергә килеп иҗмаг кабул ителә. Моннан соң инде нигездә бәйрәмне уздырган вакытта кулланыла торган йолаларда суфыйчылык һәм христиан дине йогынтысына бирелүләр генә тәнкыйть ителә башлыйлар. Мәүлиден-нәби бәйрәмен билгеләп үтүнең ачыктан-ачык дошманнары да сакланып кала. Беренче чиратта, ул каршы төшүчеләргә мәшһүр Ибне Тәймияне, соңрак ислам диненең сафлыгы өчен көрәшүче һәм XVIII гасыр азагында барлыкка килгән дини-социаль агым тарафдарлары - ваһһабиларны һәм иң соңгысы XIX гасыр азагы-XX гасыр башында Мөхәммәд Габдөһе җитәкчелегендәге Мисырдагы ислам динен яңартып кору тарафдарларын кертеп була. Хәзерге көндә Пакыстанда Мәүлид бәйрәме - рәсми бәйрәм итеп 3 көн дәвамында эшләмичә бәйрәм ителә. Югарыда телгә алынганча, Мәүлид бәйрәме - Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. вафаты көненә туры китереп уздырыла һәм монда тирән фәлсәфи мәгънә ята.
Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.с., һичшиксез, үз эшенә искиткеч бирелгән шәхес, вәгазьче, акыллы һәм төпле сәясәтче була. Ул бик белеп, хыял белән чынбарлыкны, борынгы йолалар белән яңалыкны тоташтыра. Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.с. кешелек тарихында соңгы пәйгамбәр булуы, аның үзенә кадәр булган пәйгамбәрләрнең, ягъни Аллаһы Тәгаләнең өйрәтмәләрен һәм күрсәтмәләрен җир йөзендә таратучыларның силсиләсен - чылбырын төгәлләүче бер буын булуы һәм аннан соң җирдә башка пәйгамбәр булмавы ислам динендә ассызыклап өйрәтелә. Коръәннең «Сүратүл-әнбийәи» дип аталган 21нче сүрәсенең 106нчы аятендә якынча мәгьнәсе шулай: «Ике дөньяның да мәрхәмәте өчен Без сине җибәрдек-күндердек», дип әйтелгән изге сүзләргә нигезләнеп, бик күп дин галимнәре Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. вазыйфасын «дөньякүләм әһәмияткә ия вазыйфа» дип бәялиләр.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. тормышы - һәр мөэмин-мөселман өчен үрнәк, гыйбрәт алырлык тормыш һәм ул үзе дә иң камил зат икәнлеге бик күп китапларда телгә алына.
Күптөрле риваятьләргә караганда, Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. тууы турында әле Ибраһим, Исмәгыйль, Муса һәм шулай ук Гайсә пәйгамбәрләр тарафыннан ук алдан әйтелгән булган.
Риваятьләргә караганда, Мөхәммәднең с.г.с. «нурын» Аллаһы Тәгалә дөньяны барлыкка китергәндә үк булдырган, ә аның җирдә тумышы-барлыкка килеше могҗизалар ярдәмендә булган. Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. әнисе - хәзрәти Әминәнең янына Мөхәммәдне с.г.с. тудырыр алдыннан һәм тудыру вакытында гаҗәеп матур, искиткеч нур иңгән; Мөхәммәд с.г.с. туганда борынгы гарәпләрнең ир-ат сынлы Хубал һәм хатын-кыз сынлы Лат исемле табына торган мәҗүси аллаларының таш сыннары дөбер-шатыр җиргә авып төшкәннәр: Ирандагы утка табынучыларның гыйбадәтханәсендә ут сүнгән.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. тормышында да, ягьни пәйгамбәрлегендә дә могҗизалар юлдаш булган. Аңа хәтта Мәккә тигезлегендә ташлар да сәлам биргән. Гаҗәеп рәвештә күккә ашуы да шул хакта сөйли.
Мәхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. әнә шундый сыйфатларын мактап, мәдхия җырлап Мәүлид бәйрәмендә күптөрле касыйдәләр укыла. Бу бәйрәм дөньяның мөселманнар яшәгән төрле җирләрендә төрлечә бәйрәм итеп уздырыла, һәм шунысы да игътибарга лаеклы, ул бәйрәмне һәр халык үзенчә матурлап, үзенчә олылап, үзенчә кадерләп уздыра. Шунлыктан, ул, мөселман халыкларының җирле төсмерләр биреп баетылган чын халык бәйрәме итеп билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев