7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә Корбан бәйрәмендә поп-корн да булачак
Чирмешән мәчетендә балалар өчен "Корбан бәйрәме" оештырырга ниятләгәннәр. 13 сентябрь көнне көндезге 15 сәгатьтә башланачак чарага хәтта клоуннар чакырулы. Балалар поп-корн, татлы мамык белән дә сыйланачак. Бәйрәмне, уеннарны танылган тамада Гамил Нур алып бара.
-
Tatar-inform.tatar - .tatar доменында беренче яңалык сайты
30 августта, Республика көнендә Татарстанда .tatar домен зонасында беренче яңалык сайты эшли башлады. Элек "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының рус телле домены астында эшләгән һәм аның тәрҗемә нөсхәсе генә булган сайтның Tatar-inform.tatar адресы буенча татар телле версиясе урын алды. Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы...
-
Чирмешән районында 140 алкоголик исәптә тора
Район үзәк больницасының наркология кабинетында 140 кеше алкоголизм диагнозы белән исәптә тора. 11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне буларак билгеләнә. Әлеге акция алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшь буынны бу Һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында уза. Бүген алкоголизм зур проблемага әверелде, чөнки башка проблемалар фонында күпчелек спиртлы...
-
Чирмешәндә Ана һәйкәленә эскиз проектлары эшләнә
Район үзәгендә Ана һәйкәле төзү - бастыру өчен эскиз проектлары эшләнә. Озакламый аларны комиссия караячак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев әйтүенчә, проектларны оста, тәҗрибәле якташ рәссамнарыбыз тәкъдим итәргә җыена. Һәйкәлне "Ромашка" балалар бакчасы янәшәсендәге мәйданда бастырырга ният кылынган. Дөрес, бу әле соңгы карар түгел.
-
Кармышта халык җыены узды
Кармыш мәдәният йортын, капиталь ремонтлаганнан соң, монда беренче зур чара - халык җыены уздырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин отчет чыгышында билгеләп үткәнчә, җирлектәге 163 йортта 412 кеше яши, шуларның 127се - пенсионерлар. Кармыш һәм Яшәүче мәктәпләрендә 54 бала укый. Кызганыч, быел, әлегә, бер бала да тумаган. Халык малны күп...