7 август 2019 яңалыклары
-
WorldSkills Kazan катнашучыларын ролл һәм гөбәдия белән сыйлаячаклар
Яшь профессионалларны Универсиада Авылында һәм "Казан Экспо" Халыкара мәгълүмат үзәгендә ашатачаклар.
-
"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газетасы үгетләү материаллары бастырырга әзер
“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 60 нчы статьясы нигезендә, “Безнең Чирмешән” (”Наш Черемшан”) газетасы республика Дәүләт Советына 8 сентябрьдә булачак сайлауларда депутатлыкка дәгъва кылучы, теркәү узган кандидатларга һәм партияләргә сайлау алды үгетләве өчен бушлай басма мәйдан бүлеп бирә.
-
Чирмешән зиратында өмә булды
Район үзәгендәге мөселман зиратында узган өмәдә халык бик актив катнашкан. Бу хакта Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов әйтте.
-
Иҗтимагый палата Дәүләт Советына сайлауларда Күзәтүчеләр ачык штабын оештырды
Орган сайлау процессын объектив бәяләячәк һәм мөмкин булган хокук бозуларга тиз арада җавап бирәчәк.
-
Чирмешәнлеләр артык еш явучы яңгырларга борчыла
Июль ахыры, август башы да җылытып сөендермәде. Соңгы көннәрдә исә яңгырлар ешайды, хәтта уңыш җыярга комачаулый башлады. Нәкъ җырдагыча, ияләште бер болыт. Сез мондый хәлне ничек бәялисез?
-
Чирмешән районында җиде айда 30 янгын очрагы теркәлгән
Быел, узган җиде айда, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, районда ут бәла-казалары тугызга күбрәк булган. Соңгы елларда күренмәгән хәл, ике очракта ут яшеннән чыккан.