7 август 2017 яңалыклары
-
АВГУСТКА ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ: КАЕНДА САРЫ ЯФРАКЛАР КҮП БУЛСА, КӨЗ ИРТӘ КИЛЕР
Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң көз. Һава торышына бәйле сынамышлар: Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. Томан озак таралмый торса - аяз көнгә. Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә. Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә. Августта берничә тапкыр...
-
Түбән Чегодай кешесе машина урлаган өчен җаваплылыкка тартылачак
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, август аеның беренче атнасында район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 30 июльдән 6 августка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлегенә 45 хәбәр кабул ителгән, шул чорда 2 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте...
-
Бәркәтәдә чишмә суы эчәләр
Хәзер чишмә юлында көянтә-чиләк аскан кызларны күрермен дип уйлама. Аптырыйсы түгел, һәр йортта су өйгә үк кергән. Шулай да безнең авыллардагы чишмәләребез, коеларыбыз ни хәлдә икән? Сорашуыбыз шул хакта. Гөлфәния Гайнанова, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы: - Безнең авылда эшче хәлдәге коеларыбыз юк, искеләрен, халык тормышына куркыныч тудырмаслык итеп тотып алдык,...
-
Урманасты Үтәмештә булачак яңа мәчетнең нигезен коралар
Бу объектта байтак мәчетләр корган осталар - Үзбәкстан егетләре эшли. Төзелеш чыгымнарының төп өлешен әлеге авыл егетләре - бертуган Хәсәновлар күтәрә. Ул 50-60 кеше сыйдырышлы булачак, киләсе елда файдалануга тапшырылачак. Урманасты Үтәмештә әле дә мәчет эшли, аны 21 ел элек салганнар.
-
Утыз Имән авылыннан Рәхимә әби Кәлимуллинаны 90 яшьлек туган көне белән тәбрикләделәр
Юбилярга Россия Президентыннан да котлау хаты килгән. Рәхимә гаиләләрендә дүрт сеңел, бер малайның - олы апасы, таянычы булган. Авылдашы Мингаяз белән гаилә корып, 47 ел тату гомер иткәннәр. Мингаяз абый мәрхүм инде, Рәхимә әби ялгызы яши. Шөкер, сеңелләренең балалары хәлен белешеп, аңа ярдәм итеп яшиләр. Гомере буе колхозда эшләгән авыл...
-
Белеп тору яхшы
Агымдагы елда районда коррупция очраклары булмаган, шулай да коррупциягә каршы көрәш, бу золымны кисәтү буенча даими профилактик эш алып барыла. Эшкә быел гына алынган муниципаль хезмәткәрләр белән ришвәтчелеккә - коррупциягә каршы законнарга бәйле сораулар буенча тестлаштыру уздырылган, әлеге темага әңгәмә дә үткәргәннәр. Коррупцияне һәм башка хокук бозуларны кисәтү буенча эшләр...
-
Кара карлыганнан желе ясау ЫСУЛЫ
2 кг карлыган, 2 әфлисун, 4 кг шикәр комы Карлыган белән әфлисунны юып, ит тарткычтан чыгарырга. Әзер массага шикәр комы салып, ул эреп беткәнче болгатырга. Нәтиҗәдә масса желе рәвешен ала.