7 июль 2016 яңалыклары
-
Әмирдә Сабан туена җыеналар
Бу авылда чираттагы, быелгы Сабан туен 30 июльгә билгеләгәннәр. Бәйрәм сәгать 10да башланачак. Иганәчеләр - шушы авыл егетләре Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар Әмиргә Казаннан күренекле, популяр артистлар да дәшкәннәр, көрәштә, уеннарда җиңүчеләргә затлы бүләкләр дә әзерләгәннәр.
-
Лашманда җиләктән кагыт та ясыйлар
Нәкъ Тукай шигырендәгечә, быел урманда җиләк искиткеч. Алай гына да түгел, аны хәтта авыл тирәсендә үк, су буйларыннан, тугайлардан да җыеп алырга мөмкин. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Шунлыктан әби-бабай, бала-чага, хатын-кызлар, ир-атлар, кемнең вакыты бар - җиләктә хәзер. Кызыгырлык та...
-
«Хәйруллин Фонды» Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлый!
Хәйруллинның Хәйрия фонды күркәм традиция буенча ифтар ашларын оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Рамазан ае төгәлләнер алдыннан Фонд хезмәткәрләре республикабызның 13 районында - Әлки, Спас, Нурлат, Алексеевск, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Зәй, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай һәм Аксубайда - урнашкан мәчетләрдә ифтар ашлары уздыру максаты белән кичке...
-
Искәндәр Гарифуллин авылдашларын сыйлаган
Рамазан аеның соңгы көннәрендә, Югары Кәминкә авылының "Рәйсә" мәчетендә, авылдашлары Искәндәр Гарифуллин ифтар ашы оештырган. Бу кичтә мәчеткә 30лап бабай килгән. Үткән елны, юмарт авылдашлары ярдәме белән үткәрелгән ремонттан соң мәчеттә ашлар үткәрергә дә шартлар тудырылды. Югарыкәминкәлеләр Искәндәр Гата улына бик рәхмәтле.
-
Быел Чирмешән районында биш тапкыр янгын чыккан
Соңгы атналардагы коры һава торышы белән бәйле рәвештә, янгын күзәтчелеге белгечләре райондашларыбызны ут белән аеруча сак булырга өнди. Андый-мондый очракка, ишегалларыбызда бочка белән су запасы, кул астында көрәк торсын, диләр. Алар шәхси йорт хуҗаларына да ут сүндергечләр (огнетушительләр) алып куярга киңәш итә. Җәйге каникуллар чорында бигрәк тә ул-кызларбызга күз-колак булу...
-
Татарстанда җиләккә барган ир-ат аюдан чак качып котылган
Мамадыш районы еланнарга "бай" булуы белән генә түгел, соңгы елларда аюлар еш күренә торган район буларак та "таныла" башлады. Бу көннәрдә генә Уразбахты белән Дегетле авыллары арасында - халык җиләккә иң күп йөри торган урында, бер ир кеше аю күргән. Болындагы җиләклек кеше күп йөреп тапталып беткән булгач, җиләкче урман...
-
Иске Кадида яшәүче 95 яшьлек Зәйнәп әби гимнастика да ясый
Яшь чагында ул балта алып, анысын-монысын эшләп куя, кул арбаларын төзәтә, хәтта орчыкларга кадәр үзе ясый торган булган. "Балта эшендә безнең әни әтидән дә уздыра иде бугай", - дип шаярталар аның балалары. -Мин 1921 елда туганмын, ачлык елында. Әти шул вакытта каяндыр әпәй юллап, мәҗлес ясап, миңа исем куштырганнар. Кунаклар...