6 декабрь 2019 яңалыклары
-
Мөмкинлеге чикле балаларны Чирмешәндә кунакка дәштеләр
Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды. Инвалидлар декадасына багышланган чараны район мәдәният йортында оештырдылар.
-
Чирмешән балалары әбиләргә һәм бабайларга концерт бүләк иткән
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче әби-бабайлар янына көн дә диярлек кунаклар килә.
-
Быел Чирмешән юлларында 4 кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән
Ел башыннан, 10 ай эчендә, районда 20 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кеше үлгән (2018дә – 3) һәм 21 (19) кеше имгәнгән. Узган елгы шул чор белән чагыштырганда аварияләр дүрткә күбрәк. Әлеге факт районның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында да төп тема булды.
-
Чирмешән районында ир-атлар һәм хатын-кызлар күпме?
2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре районыбызда хатын-кызлар күбрәк булуын күрсәтә. Гүзәл зат вәкилләре халыкның 52,5 процентын тәшкил иткән. Шул ук вакытта, илдәге кебек, районда гадәттә, малайлар кызларга караганда күбрәк туа. Мондый статистика XX йөз башыннан һәм шул гасыр буе күзәтелә. 2010 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, райондагы 4 яшькә кадәрге 1000 малайга уртача 980 кыз туры килгән.