6 апрель 2015 яңалыклары
-
Чирмешән инвалидлары арасында талантлы кешеләр күп
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең беренче тапкыр "Талантлар безнең арада" район фестивале үтте. Язмыш инвалидларга сынауларны әзерләп кенә тора, әмма, минемчә, аларның һәрберсенә тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм кебек сыйфатлар хас. Араларында спорт, иҗат, кул эшләре белән дә шөгыльләнүчеләр күп һәм узган фестиваль моңа дәлил булды....
-
Әмир никрутлары сөлге җыйды
Бу авылда элеккеге, әби-бабайлардан килгән йоланы дәвам итәләр - һәр елны, апрель аенда, быел армиягә алынасы егетләр сөлге җыя. Инде егерме биш ел буе йөртә-йөртә нык шомарган агач колгага иң әүвәл соңгы юер елда кавышкан яшь гаиләләрдән - яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бәйләнгән. Илнар һәм Ләйлә Галимовлар, Рәдиф һәм Гөлназ...
-
Чирмешән ярминкәсендә суган һәм чөгендер орлыгы да саттылар
Суган яки азык чөгендере орлыгы кирәксә, аларны район үзәгендә үткәрелүче ярминкәдә табып була. Бу юлы орлык суганына, килограммына 150 сум сорадылар, ә бер стакан чөгендер орлыгы 50 сумга бәяләнде. Чирмешәндәге ярминкәдә Самара теплицаларында үстереп өлгертелгән кыярның килограммы 120 сумга бәяләнде, ә помидорны 150 сумнан саттылар. Центнерын 800 һәм 660 сумга...
-
Акча урлаучыга да, өйдәшен яралаучыга да җавап тотарга туры киләчәк
Авылдашының 5000 сум акчасын урлаган өчен Югары Кармалка кешесе К.га закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. 01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан хәбәр иттеләр. 02 30 марттан 6 апрельгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 13 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә...
-
“Чирмешән“ хоккей командасы Казаннан килгән “Факел“ны җиңде
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
Чирмешәндә инвалидлар бәйрәме үтте
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.