6 март 2015 яңалыклары
-
Ивашкино кибетчесе Нина Андреева - район бәйгесе җиңүчесе
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин "Ел хатын-кызы" район бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. "Чирмешән" ресторанында үткән бәйрәм табынына 100ләп хатын-кыз чакырылган иде. "Хатын-кыз - әни" номинациясендә Ивашкино авылыннан Нина Ивановна Андреева Диплом белән бүләкләнде. Кибетче булып эшли ул, ире Олег белән 5 бала үстерәләр. Дүрт кызлары мәктәптә укый....
-
Иске Кадидан Хаҗия апа - сабыр кайнана
Иске Кади авылында килен - кайнана белән бергә яшәүче, үрнәк, тату гаиләләр бик күп. Гыймрановлар гаиләсе шундыйларның берсе. Хаҗия апа килене Гөлия белән инде 25 ел бергә гомер кичерә. -Үзем дә 40 ел кайнана белән тордым, ни икәнен яхшы беләм, шуңадырмы, бер дә тавышланмадык, яхшы яшибез. Аннан соң бит Гөлиябез...
-
Чирмешән районы җитәкчесе паспортлар тапшырды
Шушы көннәрдә агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган 54 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар. Район мәдәният йортында узган чарада РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Чирмешән районындагы территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова районыбызның барлык авылларыннан да диярлек килгән яшүсмерләрне һәм аларның әти - әниләрен паспорт тарихы белән таныштырды. Килгән кунакларны...
-
Синең салымны син түләргә тиеш
Районда көнүзәк мөһим мәсьәләләрне башкарма комитет утырышында тикшерәчәкләр. Бездә әлегә яңа бу формада очрашу айга ике тапкыр узарга тиеш. Берничә утырышта берьюлы берничә мәсьәлә каралды. Әүвәл салымнар җыю темасы күтәрелде. Соңгы берничә елда кайберәүләр салымнарын вакытында түләмәскә гадәтләнгән. Недоимка буенча бурычлыларның бурычлары көннән - көн үсә бит, аңа пени да...
-
Иске Сережкинодан Ульяна Илюхина “Жди меня!“ тапшыруын көтеп ала
Иске Сережкинода яшәүче Ульяна Илюхина телевизордан "Жди меня!", "Давай, поженимся!" тапшыруларын бик яратып карый икән. Быел җәй 90 яшен тутырачак якташыбыз "Безнең Чирмешән" газетасын да көтеп ала. Киләсе ярты елда аңа бу басманы район газетасы редакциясе яздырды. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан баргач, без Ульяна әбигә бәйрәм күчтәнәчләре дә бүләк иттек....