5 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда пенсионерларны асрамага бирәләр - кем ала?
Киләсе 2017 елдан Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы яңа проект башлый. Ул - «Өлкән кешене тәрбияләүче гаилә» дип атала. Шулай итеп, киләсе елда үзләрен-үзләре карарга сәләтсез өлкән яшьтәге кешеләрне 30 гаиләгә тәрбиягә урнаштырырга телиләр. Әлбәттә, андый гаиләләрне катгый рәвештә сайлаячаклар. Монда гаиләнең матди хәленә, өйдәге үзара мөнәсәбәтләргә дә...
-
Казан – финалда: Президент тавыш бирергә чакыра
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге шәхси битендә Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларга символлар сайлау бәйгесенең финалында Казанга ярдәм итәргә чакырды. "Казан финалчылар арасында! Татарстан башкаласына ярдәм итик! #200Казан" - дип язган һәм бүген тавыш бирү башланачак http:// твоя-россия.рф сайтына сылтама беркеткән Президент. Тавыш бирү...
-
Чирмешән районында 14 мәктәп автобусы маршрутка чыкты
Яңа уку елында районда 14 мәктәп автобусы 23 маршрут буенча 12 база мәктәбенә 35 авылдан 260 укучы йөртәчәк. -Уку елы башланганчы барлык автобуслар да техник карау узды, җитди җитешсезлекләр ачыкланмады, булган кимчелекләр бетерелде, - ди Чирмешән АТП җитәкчесе Илдус Хәлимов. - Билгеләре, язулары яңартылды, косметик ремонт үткәрелде, ГЛОНАСС навигация системалары...
-
Лашманда Әмирдән кызлар көтәләр
Лашман мәктәбенең 1 нче сыйныфына быел 9 бала укырга кергән - тугызысы да малайлар. Күршедәге Әмир башлангыч мәктәбеннән киләчәктә аларга бер малай, дүрт кыз кушылачак. Тагын шунысы кызык, бу мәктәпнең 11 класында да тугыз бала белем ала - һәм барысы да егетләр.
-
Урманасты Үтәмештә яшәүче ир-ат әнисенә кул күтәргән
01Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек. 02Августның ахыргы көннәрендә һәм сентябрь башында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 33 хәбәр кергән. Бу вакыт аралыгында 7 җинаять эше кузгатылган, 3 җинаять ачылган. Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче ир кеше аракыга акча даулап әнисенә кул күтәргән өчен закон алдында җавап бирәчәк....
-
Чирмешән ярминкәсендә эремчекне чират торып алдылар (+ФОТО)
Чирмешәндә ике атна рәттән булгангадырмы, соңгы ярминкәдә халык артык күп түгел иде. Әмма килгән кеше кирәген тапты, сатучылар товарын урнаштырды. -Бал күп быел, шуңа күрә аны сату кыенрак, -ди Шенталадан бездә еш булучы умартачы абзый. Ә менә эремчек, каймак, пирог, ипине чират торып алалар. 5 килолы чиләк тулы алманы 100...
-
Бүген Чирмешәндә халык җыены була
Бу чара - Чирмешән, Түбән Чегодай, Кече Чегодай, Казанка, кирпеч заводы поселогында яшәүчеләр, җитәкчеләр катнашында район мәдәният йортында узачак җыелыш 15 сәгать 30 минутта башланырга тиеш. Анда теләге булган һәркем катнаша, җитәкчеләргә, депутатларга сорау бирә ала.
-
Түбән Чегодай буасы төзекләндерелде (+ФОТО)
Түбән Чегодай буасы төзекләндерүдән соң бөтенләй башка төс алды. Биредә "Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиоратив эшләр" программасы нигезендә 1 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган. Район территориясендә 16 буа исәпләнә. Бүгенгә аларның тугызысы тулысынча төзекләндерелгән. Быел өч буа ремонт планына кертелгән булган. "Нурлат Мелиоводстрой" оешмасы Сосновка һәм Түбән Кәминкә...