5 август 2016 яңалыклары
-
Кечечегодайлылар чиста суны Чирмешәннән ташый
Инде ике атна көннәр бик кызу тора, яңгырлар юк. Гадәттә, мондый вакытларда халык сусызлыктан интегә. Үткән елларда чирмешәнлеләрнең дә күпчелеге суның еш бетеп торуыннан зарланды. Ә быел сездә су бармы? Наташа Магданова (Чирмешән): - Бездә, Береговая урамында су бетми. Дөрес, бу урамга күчкәндә мондый проблема бар иде, яңа суүткәргеч сузгач...
-
Чирмешән мемориаль үзәге яңа урынга күчә
Мемориаль үзәкне һәм планетарийны үз эченә алган яшьләрнең ял итү үзәге якын арада зур үзгәрешләр кичерәчәк. Яшьләрнең ял итү үзәге шушы көннәрдә яңа йортта "өй туе" уздырачак. Ә Совет урамындагы иске бинаны ике өлешкә бүлергә планлаштыралар. Элеккеге бинага янкорма булып төзелгән тамаша залы район мәдәният йортына караячак. Залдан утыргычларны алып,...
-
Депутатлар чирмешәнлеләр фикере белән кызыксына (+ФОТО)
"Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе аша чирмешәнлеләр, республикада беренчеләрдән булып, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үз теләкләрен, үтенечләрен җиткерә алдылар. Казаннан килгән автобус яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта урнашты. Ачык һавада өстәл һәм урындыклар куелды, аралашу өчен уңай шартлар тудырылды. Кабул итүгә беренче килүчеләр озак көттермәде....
-
Чирмешән районында укытучылар җитми
Тиздән яңа уку елы башланачак. Уку йортлары балаларны кабул итәргә әзерләнә. Ләкин бүген районның кайбер мәктәпләре тулысынча кадрлар белән тәэмин ителмәгән. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, аеруча математика, башлангыч класслар һәм химия укытучыларына кытлык сизелә. Шулай ук рус теле һәм әдәбияты, физика, инглиз теле, тарих, татар теле укытучылары кирәк. Вакансияләр 1нче...