5 июль 2017 яңалыклары
-
Җиргә төшкән бер батарея да тирә-юньне пычрата
Туган як табигатен саклау - һәркемнең бурычы. Китапханәчеләр алдында да яшь буында әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтү бурычы куела. Район китапханәчеләре "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" кысаларында бу юнәлештә аеруча күп эшлиләр, мәктәп укучылары, яшьләр белән кызыклы, мавыктыргыч чаралар уздыралар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурлат аграр техникумы филиалы...
-
Чирмешәндә спиртлы эчемлекләр сатуда закон бозучыларны ачыклыйлар
Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешендә закон бозуларны ачыклау максатында, район территориясендә уздырылган рейдлар барышында, агымдагы елның алты аенда, 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Соңгысы июнь ахырында гына була. Алкогольле эчемлекләр сату чикләнгән вакытта сыра сатып җибәргән бәркәтәле - шәхси эшмәкәргә карата беркетмә төзелгән, бу эш буенча тикшерү бара. Май аенда...
-
Татарстанда Сабан туйларының яңартылган графигы билгеле булды
Зәй районында булган фаҗигагә бәйле, күпчелек районнарда Сабан туе кичектерелгән иде. (Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Татарстан авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм - Сабан туе көннәре 1-2 июльгә билгеләнгән иде. 1июльдә ул кайберләрендә узды, ә 2 июль - Зәй районында 14 кеше үлеме белән булган фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне игълан ителеп, бәйрәм...
-
Чирмешәнлеләр бәрәңге кортына каршы көрәш башлады
Яңгырлар комачаулады, күрәмсең, колорадо коңгызлары бәрәңге бакчаларына быел гадәттәгедән соңрак һөҗүм иттеләр. Хәзер корткычлар тәмам азды, "кызарды" бакчалар. Халык бу арада шулар белән көрәшеп мәш килә, һәркем үзенчә. Галина Хазбулатова (Чирмешән авылы): -Безнең бакчабыз зур түгел, 4 сутый гына. Шуның өчен кортларны җыям гына, һәр көнне бакчага яртышар сәгатькә чыгып...
-
Чирмешән шагыйрәсе Галия Сафиуллина инде дүртенче китабын чыгарды
Якташыбыз Галия Сафиуллина тагын бер китап чыгарды, инде дүртенчесен. Авторның әүвәлге китапларында күбрәк шигырьләр басылса, монысы - повесть. "Сыналган мәхәббәт" 1000 данә үк тираж белән "Ак бүре" нәшриятында басылган. - Язылган, әмма китапларга кермәгән шигырьләрем, языласы эшләрем дә күп, - ди Чирмешәндә яшәүче шагыйрә, язучы.