5 май 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә узачак "Үлемсез полк" маршында Трофимовлар да портретлар белән чыгычак
Чирмешәннән Владимир Трофимовның Әккәрәйдә яшәүче оныгы Оля узган елда "Үлемсез полк" маршына Пантелей бабасы портретын алып чыккан иде. Ә быел исә Җиңү бәйрәмен шул бабасының энесе Василийга "күрсәтмәкче". Дөрес, мәрхүмнең фотосурәте булмаганлыктан, транспарантка аның исем-фамилиясе, туган, үлгән еллары гына язылган. -Әтинең энесе, минем абзыем Василий Иванович Трофимовның фотосын эзләсәм дә...
-
Чирмешәндә “Тоннель” операциясе дәвам итә
"Тоннель" операциясе кысаларында иртәгә, 6 май көнне районның полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр Техническая урамында машина йөртүчеләрне туктатып тикшерәчәк. Узган атнадагы шундый тикшерү вакытында кагыйдә бозучыларга карата алты беркетмә төзелгән. Машина йөртүчеләр арасында куркынычсызлык каешларын такмаучылар, балаларын махсус утыргычларда йөртмәүчеләр һәм машиналарын иминиятләштермәүчеләр булган. Шулай да, "Тоннель"...
-
Кармыш мәктәбенең яшь автоинспекторлары Яр Чаллыга барачак
"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең район этабында быел да Кармыш мәктәбе укучылары җиңүче булды. Май ахырында алар Яр Чаллы шәһәрендә узачак финал турында район данын яклаячак. Велосипедта йөрү генә дияргә түгел, бу бәйге төрле яктан осталыкны сыный. Фигуралы йөрүдә саклык һәм төгәллек соралса, бәйгенең башка станцияләрендә юл йөрү кагыйдәләрен теориядә белүне...
-
Чирмешән самбочыларны җыя
6 май көнне Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призына самбо буенча районара турнир уза. Анда 12-14 яшьлек үсмер егетләр һәм кызлар көч сынашачак. Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бу бәйгегә Ютазы, Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Чистай, Сарман һәм Шентала районыннан 80ләп яшь спортчы килүе көтелә. Келәмгә чирмешәнлеләр дә чыгачак. Ярышлар "Чирмешән" физкультура-савыктырү...
-
Иске Котыш ветераны Җиңү көнен күрә алмады
Май ае керер алдыннан гына Иске Котыш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Прокопий Ашаткин белән хушлаштылар. Якташыбыз Татарстан Президентының бәйрәм уңаеннан җибәргән күчтәнәчләрен дә авыз итә алмагандыр: ул авыр хәлдә иде, диделәр. Прокопий Никандровичка сентябрь аенда 90 яшь тулырга тиеш иде.
-
Чирмешән районында яшь автоинспекторлар көч сынашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)