5 апрель 2019 яңалыклары
-
Чирмешән егетләре хәрби хезмәткә әзер
Беренче апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан кораллы көчләргә 20 апрельдә озата башлаячаклар. Район егетләренең кайчан китәчәкләре әлегә төгәл билгеле түгел. Аларның укый торганнары чыгарылыш имтиханнарын биреп бетергәч кенә хезмәткә алына.
-
Чирмешәндәге базар урынында кибет була
Район үзәгендәге сәүдә үзәгенең моңа кадәр кием-салым базары ролен үтәгән беренче катында зур кибет ачылачак, анда азык-төлек сатылачак.
-
Чирмешәнлеләрне “Экояз” бәйгесендә катнашырга чакыралар
Узган елны район башкарма комитетының административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 20 гражданинга карата беркетмә төзегән.
-
Чирмешәндә ведомствоара комиссия тәмәке тартучылар арасында аңлату эшләрен көчәйтү бурычын куйды
Тәмәкегә каршы законлылык буенча, тиешсез урында тәмәке тарткан өчен, узган елда районда - 7, ә быел, беренче кварталда, 6 кеше ачыкланган һәм җавапка тартылган.
-
Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады
Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.
-
Модельле китапханәләр булдыру өчен Татарстанга 1 млн сум акча бирәчәкләр
Проектны гамәлгә ашыру өчен 38 төбәккә барысы 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.