Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән егетләре хәрби хезмәткә әзер

Беренче апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан кораллы көчләргә 20 апрельдә озата башлаячаклар. Район егетләренең кайчан китәчәкләре әлегә төгәл билгеле түгел. Аларның укый торганнары чыгарылыш имтиханнарын биреп бетергәч кенә хезмәткә алына.

18 дән 27 яшькәчә булган 134 егет медицина комиссиясе узганнан соң, чакырылыш комиссиясе членнары алдында да “имтихан тоттылар”. 17 апрельдә аларны Казан табиблары кабат тикшерәчәк. Сәламәтлекләре буенча хәрби врачлык комиссиясе узган 34 якташыбыз яз көне үк солдат итекләре киячәк. Бу чакырылышта күпчелек урта һөнәри һәм югары белемле  егетләр китә.

Чирмешән егете Андрей Иванов Нурлат аграр техникумы филиалын тәмамлый. Шуннан соң аны хәрби комиссариат аша Чистайга, ДОСААФка укырга җибәрәләр. Дүрт ай укып, “С“ категорияле машина йөртү таныклыгы алгач, егетне Самарага хәрби комиссариатның шефлыкка алган частена хезмәткә җибәрергә дә мөмкин була. Андрей армиягә көзге чакырылышта китәргә җыена.

-Мин кулыма диплом  алу белән ил алдындагы бурычымны үтәргә барачакмын. Әти дә, абый да армиядә булдылар, - ди Түбән Кармалкадан Дмитрий Стукалин. -  Ерак Көнчыгышта хезмәт итәсем килә, анда табигать бик матур.

Иске Котыш егете Дмитрий Дорофеев та колледж тәмамлау белән хәрби хезмәткә китәргә тели, аннан соң югары белем алу нияте дә бар.

Язгы чакырылышта армиягә китүче биш якташыбыз   контракт буенча хезмәт итәчәк. Чирмешән, Ульяновка, Иске Котыш авыллары егетләре бер ел срочный хезмәтне контракт буенча ике елга алмаштырырга ниятләгәннәр. 

Автора фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән егетләре хәрби хезмәткә әзерләнә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев