Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне “Экояз” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Узган елны район башкарма комитетының административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 20 гражданинга карата беркетмә төзегән.

-Ел дәвамында без барлык авылларда да диярлек булдык, - ди  административ комиссия секретаре Лилия Лоткова. – Быел да комиссия актив эшләячәк, рейдларга еш чыгачакбыз. Кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты. Шуңа да район үзәген, авылларны, үзебез яшәгән, эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә кирәк.

Районда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык игълан ителсә дә, әле кар күп булу сәбәпле, халык өмәләргә чыгарга ашыкмый. Дөрес, кайбер учреждениеләр коллективлары кар астыннан чыккан чүп-чарны җыештыра башлады.

Икеайлык кысаларында республикада, шул уңайдан районда да, 1 апрельдән 15 майга кадәр “Экояз” бәйгесе уза. Әлеге конкурс ел да Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Җиңүчеләрне «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы оешма», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләре буенча билгеләячәкләр. Бу чара кысаларында барлык гражданнарга һәм оешмаларга “Экояз-2019” конкурсында катнашып, табигатьне саклау буенча экологик  инициативаларын тормышка ашыру тәкъдим ителә. Җиңүчеләр Дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Башкарган эшләр буенча презентацияләрне яисә видеороликларны район хакимияте бинасына, 6 нче кабинетка (эколог кабинеты) тапшырырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 2 – 54 – 66.

Лилия Лоткова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев