Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә ведомствоара комиссия тәмәке тартучылар арасында аңлату эшләрен көчәйтү бурычын куйды

Тәмәкегә каршы законлылык буенча, тиешсез урында тәмәке тарткан өчен, узган елда районда - 7, ә быел, беренче кварталда, 6 кеше ачыкланган һәм җавапка тартылган.

Кызганыч, җәмәгать урынында тәмәке тарткан өчен гаеплене ачыклау ансат түгел, монда техник средстволар - аудио-видео- җиһазлар кулланып эшләргә кирәк.

Ә тәмәкенең зыяны турында күп сөйләргә мөмкин. Бердән, андыйлар үзләрен генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә агулый, яшьләргә начар үрнәк күрсәтәләр, гаиләләренә матди чыгымнарны арттыралар – тәмәке кыйммәт бит. Хәзер тәмәке кибетләрдә генә сатылырга тиеш, аны рекламалау тыела.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча район ведомствоара комиссия утырышында бу хакта район үзәк больницасы баш табибы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Фәнил Булатов һәм полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов тәфсилләп сөйләделәр, аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеген әйттеләр.

-Тәмәкенең зыяны турында гел сөйләп тору мөһим, авылларга да, аеруча мәктәпләргә барып, бу хакта лекцияләр уку, тематик чаралар уздыру сорала, - диде район башлыгы, ведомствоара комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин. –Кайбер чит илләрдә хәтта урамда тәмәке төпчеге ташлаган өчен дә зур-зур штрафлар салына. Безгә дә катгыйрак чаралар күрергә вакыт.

Тәмәке кебек үк, эчкечелек, наркоманлык һәм токсикоманлык та кешене чыгырдан чыгара, язмышларын сындыра, еш кына җинаятьчелек юлына бастыра. Моңа мисаллар күп. Наркотиклардан гына да Россиядә ел саен 8 мең кешенең гомере өзелә.

Әлеге начар гадәтләрне кисәтү өлкәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре максатчан программа буенча эшли: төрле тематик чаралар үткәрәләр, сәламәт, аек яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Билгеле, яшьләр аудиториясендә актив эшлиләр. Бу хакта Чирмешән җирлекара үзәк китапханә директоры урынбасары Маргарита Игнатьева эчтәлекле чыгыш ясады.

Комиссия утырышында мәктәпләр директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары һәм авыл мәдәният йортлары директорлары катнашты.

Ирекләреннән мәхрүм ителеп җәза алганнар, ул җәзаны үткәч социаль адаптация чорын авыр узалар. Кайчак андыйларга игътибар, ярдәм җитми. Эшкә урнашуда да кыенлыклар туа. Дөресен генә әйткәндә, бер ишеләренең төрмәдән соң эшләп бил бөгәсе килми, күбесе эчкечелеккә бирелә, битарафка әйләнә.

Андыйлар белән, иң беренче чиратта, хокук саклаучылар, бигрәк тә полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә эшне яхшырту бурычы куелды.

Комиссия утырышында көн тәртибендәге әлеге мәсьәләләр уңаеннан карарлар кабул ителде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев