5 февраль 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә
Төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.
-
Элмәле буасы янында автоһәлакәт: бер кеше үлгән
Кичә, көндезге 12 ләр тирәсендә Яңа Элмәле буасы янындарак, Иске Элмәле борылышына таба юл участогында Лада-212140 автомашинасы МАЗ йөк машинасы астына килеп кергән. Җиңел автомашина йөртүчесенең шунда ук гомере өзелгән.
-
“Аллаһ моңарчы саклады, монысында да сакласын иде". Әмир авылы халкы мәчет түбәсеннән кар төшергәндә егылып имгәнгән имам исәнлегенә догада
Бәла аяк астында, диләр. Чирмешән районы Әмир авылы имамы намазга киткән җиреннән уңышсыз егылып төшеп, хастаханәгә эләгә. Башкаларга кар төшә күрмәсен дип, мәчеткә керү юлында ясалган козерыктан кар төшерәм дип менгән җиреннән баскычтан аягы таеп китә. Үз туган көнендә – 1 февральдә шундый бәхетсезлеккә тарый. Бүген 1941 елгы Люцир хаҗи Зыятдинов Әлмәт хастаханәсендә табиблар кулында.
-
Герой, генерал оныгы - Чирмешәндә
Якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Шешминка авылында туып үскән Иван Никитич Коневның оныгы - Самара шәһәрендә яшәүче Александр Иванович Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына кунакка кергән.
-
Чирмешәнлеләр шәхси эш белән мәшгульләр
Лашман авыл җирлегендә 20 шәхси эшмәкәр теркәлгән.
-
Чирмешән чаңгычылары “Җиде тирәк”кә җыела
“Татарстан чаңгы юлы – 2019” чаңгы ярышларының безнең райондагы бәйгесенә сәламәтлекләре буенча чикләүләре булмаган барлык теләүчеләрне чакыралар. Анда гаилә эстафетасы да оештырылачак.