5 февраль 2018 яңалыклары
-
Лашманда мунча янган
Лашмандагы бер хуҗалыкта мунчага ут кабу хакында янгын сүндерү частена 2 февраль көнне иртәнге алтыларда хәбәр иткәннәр. Лашманнан һәм Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунчаның түбәсе яна торган була. Ут бура корылманың ишегалдына да эчке яктан зыян салган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Андрей Фомин фотолары
-
Иске Үтәмеш каһарманы Рәфгать Әхтәмовның фронттан язган 94 хаты мемориаль үзәктә саклана
"Ерак илләрдән, туп тавышлары арасында кошлар сайрый торган илләрдән, язгы сугыш кырларыннан, чит җирләрдә дошманнарга каршы көрәшүче улыгыз, яшь командирыгыз сезгә, ягъни бердән-бер якын булган ата-анама һәм дә сеңелемә командирларча сагынычлы кайнар ялкынлы һәм дә язгы матур көндә килгән кошлар санынча күп сәлам...Бабайга, апаларга, әбигә һәм дә кечкенә сеңелләргә миннән...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә салам һәм печән дә саттылар
Чирмешәндә якшәмбе көнне узган ярминкәдә килосын 300 сумга - ит, түшкәсен 1000-1300гә каз саттылар. Шешминкадан төргәген 500гә - салам, 1500 сумга печән алып килгәннәр. Фураж, он, тавыклар, ит һәм сөт, он ризыклары, җиләк-җимеш, бал, балык сайлап алырлык, күп, ә менә кием-салым сатучылар азрак, бозаулар юк иде. Автор фотолары
-
Чирмешәндә буш йортларны да тикшереп торалар
Районда экстремизм һәм террорчылык очраклары булмаса да, аны һәрвакыт кисәтеп торырга кирәк. Район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре бу юнәлештә уяулыкны югалтмыйлар. -Халык арасында даими аңлату эшләре алып барылгач, алар да бик сизгер. Әле үткән ел ахырында гына Шешминка авылында бер ят хатын-кыз йөрүен хәбәр иттеләр. Без тиз арада анда барып, әлеге...
-
Бер атнада Чирмешән районында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
01 Узган атнада районда ике мунча янган: 30 гыйнварда кичен - Яңа Элмәледә һәм 2 февральдә иртән - Лашманда. Утны сүндерергә Ульяновка, Лашман авылларыннан һәм Чирмешәндәге 135нче янгын частеннан белгечләр барган. 02 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 административ...
-
Иске Үтәмеш кызлары МЧСлыларны “тикшереп” ялгышкан
Иске Үтәмеш авылыннан, 112 номерына, уйнап бер шалтырату район полиция хезмәткәрләрен генә түгел, Самара өлкәсенең хокук сакчыларын да "аякка бастыра". Кич урамга чыккач, 8 класс кызлары шаяртып алырга уйлыйлар һәм бердәм диспетчерлык хезмәтенә, 112 номерын җыеп, аларны урлап китүләре турында хәбәр итәләр. Ә үзләрен бөтенләй башка кеше итеп таныштыралар, күңелләренә...