Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш каһарманы Рәфгать Әхтәмовның фронттан язган 94 хаты мемориаль үзәктә саклана

"Ерак илләрдән, туп тавышлары арасында кошлар сайрый торган илләрдән, язгы сугыш кырларыннан, чит җирләрдә дошманнарга каршы көрәшүче улыгыз, яшь командирыгыз сезгә, ягъни бердән-бер якын булган ата-анама һәм дә сеңелемә командирларча сагынычлы кайнар ялкынлы һәм дә язгы матур көндә килгән кошлар санынча күп сәлам...Бабайга, апаларга, әбигә һәм дә кечкенә сеңелләргә миннән...

"Ерак илләрдән, туп тавышлары арасында кошлар сайрый торган илләрдән, язгы сугыш кырларыннан, чит җирләрдә дошманнарга каршы көрәшүче улыгыз, яшь командирыгыз сезгә, ягъни бердән-бер якын булган ата-анама һәм дә сеңелемә командирларча сагынычлы кайнар ялкынлы һәм дә язгы матур көндә килгән кошлар санынча күп сәлам...Бабайга, апаларга, әбигә һәм дә кечкенә сеңелләргә миннән командирларча сәлам!"


Әлеге хатның авторы Иске Үтәмеш егете Рәфгать Әхтәмов 17 яшендә, мәктәп эскәмиясеннән, сугышка китә. Ул көн саен диярлек фронттан туганнарына шундыйрак эчтәлекле хатлар юллый. Аның 98 хаты бүгенгесе көнгә кадәр сакланган, шуларның 94се - мемориаль үзәктә урын алган.

Ул хатлар -кадерле ядкарьләр. Рәфгать Шакир улы 1923 нче елда туган. Туган авылында 7 еллык, Лашманда урта мәктәпне тәмамлаган. Укуын бетерү белән, 1941 нче елның июнендә, армиягә алынган. 6 айлык курслар үтеп, сугышка офицер дәрәҗәсендә керә. Брянск фронтында , Сталинград янында барган сугышларда, Курск-Орел тирәсендәге бәрелешләрдә катнашкан.

"Берсекөнгә һөҗүмгә күчәбез", дип язылган соңгы хаты Рәфгатьтән 1943 нче елның 8 нче июлендә килә. Шуннан соң әтисе кайгылы хәбәр ала: "Сезнең улыгыз Әхтәмов Рәфгать Шакир улы, Социалистик Ватанны саклап, хәрби антына тугры калып, батырларча һәлак булды. Орел өлкәсенең Знаменское районы Кобыльское авылында җирләнде".

-Бабай сугыш елларында авыл советы секретаре булып эшләгән, тәртипкә күнеккән кеше буларак, Рәфгать абыйдан килгән хатларны тегеп барган. Алар безгә шундый хәлдә кадәр килеп җиттеләр, - ди Рәфгать абыйның бертуган энесенең улы Рәфыйк Әхтәмов.

Бу турыда ул мемориаль үзәктә "Сугыш елы хатлары. 1941 - 1945 еллар" дигән республикакүләм фотокүргәзмәне ачу тантанасында сөйләде. Әлеге күчмә күргәзмәгә "Тарихи хәтер" проекты кысаларында, республикадагы музей фондларында, гаиләләр архивларында сакланучы сугыш елларында язылган хатларны барлап, санлы форматка күчерү барышында нигез салынган иде. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә оештырылды. Аңа Баулыда старт бирелде. Ул инде Ютазы, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы районнарында узган, һәрберсендә фотокүргәзмәгә яңа экспонатлар - солдат хатлары төшерелгән яңа баннер өстәлә. Безнең районнан соң эстафетаны Әлмәт районы кабул итәчәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Рәфгать Әхтәмов Иске Үтәмеш