4 июнь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә 163 кеше наркологта исәптә тора
Район үзәк больницасының наркология кабинетында 163 кеше исәптә тора, шуларның 138се - алкоголизм белән авыручылар һәм 9сы - хәмерне чамадан тыш күп кулланучылар буларак. Бүген урамда, кибет тирәсендә исерек кеше күру, хәтта ул хатын - кыз яисә яшүсмер булса да, беркемне дә гаҗәпләндерми. Үзеңә кагылмаса, алкоголизмның күпме кайгы - хәсрәт...
-
Иске Кадида яхшы укыйлар
Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче нәтиҗәләре билгеле. Рус әдәбиятыннан (11) һәм географиядән (4) 25 майда имтихан тапшырган укучыларның барысы да яхшы баллар туплаган. Иске Кади мәктәбе укучысы Илназ Камалов географиядән районда иң зур балл (69) җыйган. Рус әдәбиятыннан да иң яхшы күрсәткеч Иске Кадида - Камилә Мотыйгулинаның эшенә 59 балл куйганнар....
-
Минзәлә янында һәлакәт: 4 кеше вафат булган
Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә Минзәләдән ерак түгел урында - М7 федераль трассасының 1101,39 нче чакрымында булган. Беренчел фаразлар буенча, "КИА Серато" шәһәрдән чыгып килгәндә, төп юлдан Казаннан Уфага таба хәрәкәт итүче "КамАЗ"га юл бирмәгән. Шуның аркасында җиңел автомобиль авыр йөк машинасы астына кергән. Җиңел машинадагы 4 кеше үлгән. Тикшерү эше...
-
Чирмешәндә чыгарылыш кичәләре спиртлы эчемлекләрдән башка үтсен
Чирмешәндә чыгарылыш кичәләре спиртлы эчемлекләрдән башка үтәргә тиеш. Быел бу катгый шарт итеп куела. Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары да артта калыр һәм укучылар чыгарылыш кичәсенә әзерләнә башлар. Кешенең гомерендә бер генә була торган бәйрәм матур хәтирәләр белән истә калырга тиеш. Ләкин кайбер очракларда олы тормышка аяк басу бәйрәме мәктәп тәмамлаучылар...
-
Йолдызлар җирдә кабына
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык - Созвездие 2015" фестивалендә җиңүчеләргә стипендияләр тапшырды. 2015нче елны фестивальгә 15 ел булды. Шәһәр масштабында яшьләр чарасы булып башланып киткән чара, бүген фестиваль, россиякүләм зур мәдәният күренешенә әверелде. Республика Президенты "Йолдызлык - Созвездие" фестивален Россиядә...