Район үзәк больницасының наркология кабинетында 163 кеше исәптә тора, шуларның 138се - алкоголизм белән авыручылар һәм 9сы - хәмерне чамадан тыш күп кулланучылар буларак.
Бүген урамда, кибет тирәсендә исерек кеше күру, хәтта ул хатын - кыз яисә яшүсмер булса да, беркемне дә гаҗәпләндерми. Үзеңә кагылмаса, алкоголизмның күпме кайгы - хәсрәт...
Район үзәк больницасының наркология кабинетында 163 кеше исәптә тора, шуларның 138се - алкоголизм белән авыручылар һәм 9сы - хәмерне чамадан тыш күп кулланучылар буларак.
Бүген урамда, кибет тирәсендә исерек кеше күру, хәтта ул хатын - кыз яисә яшүсмер булса да, беркемне дә гаҗәпләндерми. Үзеңә кагылмаса, алкоголизмның күпме кайгы - хәсрәт алып килүе турында уйлап та карамыйсың инде.
Район газетасы редакциясендә, район үзәк больницасы тәкъдиме белән үткән "Түгәрәк өстәл" артында җыелган сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре, социаль яклау, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлекләр вәкилләре, полиция хезмәткәрләре эчкечелекнең негатив яклары, сәламәт яшәү рәвеше турында сүз алып бардылар.
Зилә Минголова (врач - статистик, район үзәк больницасы): - Кешелек дөньясын җимереп баручы эчүчелек бүген чын мәгънәсендә заман проблемасына әйләнде. Безнең районда ир - егетләрнең уртача гомер озынлыгы - 63,7, ә хатын - кызларның - 74,9 яшь. Туучыларга караганда, үлүчеләр саны күпкә артык. Әйтик, 2014 елны районда 218 бала туган, 346 кеше вафат булган. Үлүчеләр саны куп булуның төп сәбәбе - алкогольны күп куллану. Яшьләрне һәм "йомшак" кешеләрне бу чирдән саклап калу өчен исерткеч эчемлекләр сатуны чикләргә кирәк. Балаларга, яшүсмерләргә нинди дә булса кызыклы шөгыль табарга, җәмгыятькә файда китерә торган эшкә җәлеп итәргә, чөнки кайберәүләр көчен кая куярга белмәгәннән начар гадәткә өйрәнә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да уңай роль уйный.
Людмила Малешина (гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы): - Бүген безнең бүлекчәдә 20 гаилә исәптә тора, шуларның 19сын спиртлы эчемлекләр белән артык мавыкканга, контрольга алдык. Бу гаиләләрне даими тикшереп торабыз, өйләренә барабыз, төрле чараларга чакырабыз. Кызганычка каршы, мондый гаиләләр кимеми. Шунысы куркыныч - районда исерек хатын - кызлар гадәти күренешкә әйләнеп бара. Минемчә, проблеманың төп сәбәбе - эшсезлек. Ата - аналар белән аралашкан чакта, "нигә эчәсез?" дигәч, күпчелек "эш юк бит," дип җавап бирәләр. Авыл халкын эш белән тәэмин итәргә, шөгыльле итәргә кирәк.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, бу кешеләргә еш кына психолог ярдәме җитми. Бездә андый кешеләр белән эшли торган белгечләр юк.
Флера Рәхимҗанова (мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары): - Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү. Бүгенге яшьләр яхшы, акчалы эшкә урнашып, яхшы машиналарда йөрергә хыяллана. Шуңа да укытучылар, эчкечелек турында аңлату эшләре алып барганда, эчкече беркайчан да уңышларга ирешә алмый дип акцент ясыйлар. һәм бу бик урынлы сүз.
Һәр бала үзен күрсәтергә тели. Аларга андый мөмкинлек булдырырга кирәк. Баланың буш вакыты калмаска тиеш. Түгәрәкләргә йөрсеннәр, спорт белән шөгыльләнсеннәр. Билгеле, укытучылар, тәрбиячеләр, тренерлар өстендә зур җаваплылык ята, әмма уллары, кызлары өчен беренче чиратта әти -әниләре җавап бирә. Бергә эшләгән вакытта гына без балаларыбызны яман юлдан саклап кала алырбыз.
Лилия Фәсхетдинова ( врач - нарколог, район үзәк больницасы): - Алкоголизм - дәвалануга авыр бирелә торган чир. Әмма теләге һәм ихтыяр көче булган кеше, авырлыкларны җиңеп чыгып, үз максатына ирешә ала. Без ярдәм сорап килүчеләргә булышырга тырышабыз, дәвалыйбыз. Исәптә торучылар белән, кызганыч, алар арасында хатын - кызлар да бар, әңгәмәләр, дәвалау - реабилитация чаралары үткәрәбез. Еш кына больницага аракы белән агуланучылар да мөрәҗәгать итә. Әйтик, узган елны шундый җиде факт теркәлде, шулардан бер кешенең гомере өзелде. 2013нче елны сигез кеше алкоголь белән агуланган иде, дүрт кешене коткарып булмады.
Хәлил Шарапов ( җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары) : - Бүген эчкечелек иң зур проблемаларның берсе. Өлкәннәр генә түгел, бүген инде балалар алкоголизмы турында сүз бара. Исерек халәттә үсмерләрнең законсыз гамәләр кылуы: җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү һәм анда спиртлы эчемлекләр эчү, сүгенү, тирә - яктагыларга тән җәрәхәтләре салу һәм иң аянычлысы - җинаять эшләүләре мөмкин. Минемчә, күп нәрсә гаиләдән тора. Гаиләдә ата - ананың берсе эчкече булса, бала, күпмедер вакыттан, эчкечелекне бөтенләй гадәттәге күренеш кебек кабул итә. Балаларны контрольда тотарга кирәк. Аеруча җәй көннәрендә игътибарсыз калдырырга ярамый. Без үз юнәлешебез буенча эш алып барабыз: рейдлар, профилактик операцияләр үткәрәбез. Аларның да нәтиҗәсе бар.
Шулай ук авылларга читтән кайтып урнашучылар турында да әйтмичә булмый. Ана капиталына өйләр алып, районга күчеп килүче гаиләләр дә еш кына авыл тормышына тискәре яктан тәэсир итә.
Ләләгөл Моксинова (район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты): - Минемчә, балалар һәм яшүсмерләрнең спиртлы эчемлекләр куллануының сәбәпләре берничә. Иң беренчесе, әлбәттә, бездән, олылардан начар үрнәк алулары. Без бит хәзер ничек гадәтләндек, шатлык булса да эчәбез, кайгы килсә дә - рюмкага үреләбез. Балалар барсын да күреп үсә.
Хәбир Ханов (Чирмешән мәчете имам-хатыйбы): - Иң әүвәл кешеләрнең аракыга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. 50нче елларга кадәр алкоголь - наркотик дип санала иде, ә бүген ул - азык - төлек продукты. Менә каян башларга кирәк. Бүген без шампан шәрабе эчәбез, ә балалар өчен "Детское шампанское" уйлап чыгарганнар. Димәк, без сабыйларны балачактан ук эчкечелек нормаль күренеш дип күндерәбез. Соңгы вакытта чирле балалар күп туа дип, чаң кагалар, Ә каян килеп исән булсыннар алар?! Хатын - кызлар эчә башласа, дәүләтнең киләчәге юк, дигән сүз. Тиздән рамазан ае башлана. Узган елларны кайбер авыллардагы кибетләргә шул вакытта спиртлы эчемлекләр сатудан тыелып торуны сорадык. Бер авылда - Кара Чишмәдә генә моңа каршы килмәделәр. Коръәндә дә, Библиядә дә хәмер эчәргә рәхсәт ителми. Соңгы вакытта дәүләт тә бу проблемага йөз белән борылды. Бәлки ниндидер үзгәрешләр булыр.
Рәмзия Долгополова (муниципаль район башкарма комитеты хезмәткәре): - Алкоголь куллану буенча районыбыз кимен куймый.Эчкечелек проблемасы нык борчый. Иң аянычы, моңардан балалар да зыян күрә. Аңлату, тәрбия эшләре алып барылса да, кызганыч, хәлне уңай якка үзгәртү кыен. Бәлки эшләп тә бетермибездер, башка алымнар да кулланырга кирәктер. Шунысы бәхәссез - барыбыз бергә эшләгән вакытта гына уңышларга ирешә алырбыз.
Нет комментариев