3 декабрь 2015 яңалыклары
-
Чирмешән браконьерына кабан дуңгызы 90 мең сумга төшкән
Браконьерлык белән шөгыльләнгән Чирмешән кешесенә карата район суды 45 мең сум күләмендә штраф түләү турында карар чыгарды. 33 яшьлек Чирмешән кешесе лицензиясез һәм путевкасыз кабан дуңгызы аткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган иде. -Моның белән ул дәүләткә 45 мең сумлык зыян салган, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Дөрес,...
-
Чирмешәннең футболчы кызлары җиңү яулады
Мини-футбол буенча зона ярышларында безнең районның кызлар командасы беренче урынны яулады. Шунысы кызганыч, футболчы егетләребезгә призерлар өчлегенә керү насыйп булмады. Яңа Чишмәдә үткән әлеге ярышларда республиканың ун районыннан 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар катнашкан. Егетләр арасында иң көчлеләр - чистайлылар.
-
Күтәмә ветераны Анастасия Арзютова почтада эшләгән елларын еш искә ала
Әниләр көне алдыннан, Күтәмәдә яшәүче Анастасия һәм Алексей Арзютовлар йортында да кунаклар күп җыелды. Балалары, оныклары, оныкчыклары да кайткан иделәр. Яраткан әниләренә, әбиләренә нәкъ 28 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Ул гына да түгел, әби белән бабайның бергә гомер итүләренә шушы көннәрдә генә 65 ел булган. Бәйрәм итәргә сәбәп бар....
-
Иртәгә суытачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык. Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Казанда исә...
-
Чирмешәндә закон бозучы яшүсмерләрне туры юлга бастыру турында сөйләштеләр
Агымдагы елның ун аенда районда балигъ булмаган яшүсмерләр тарафыннан җинаять кылуның 9 факты теркәлгән. Узган еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткеч әллә ничә тапкыр үскән. Әлеге җинаятьләрнең җидесе урлашулар белән бәйле. Ике яшүсмер исерек килеш закон бозган. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләрдә...