3 апрель 2019 яңалыклары
-
Телевидениесез кала күрмәгез
Әгәр телевизорда «Первый», «Россия 1» һәм башка кайбер каналлар логотибы белән янәшә «А» литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидениесе карыйсыз. Быел 3 июньнән Татарстан да, санлы телевидениегә күчү сәбәпле, бездә дә “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак.
-
Сайлау комиссиясе әгъзаларын Дәүләт Советына сайлауга мобиль кушымта аша өйрәтәчәкләр
30 апрельгә кадәр республика сайлау системасының 21 меңнән артык хезмәткәре һөнәри квалификацияләрен күтәрәчәк.
-
Республика яшьләрен "ZAMAN Татар блогинг мәктәбе"нә чакыралар
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак.
-
Чирмешәндә тагын 36 мини-ферма төзелә
Савым сыерларының баш санын арттыруны күздә тотып, 2015 елда республика программасы эшли башлаганнан соң районда йөз мини-ферма төзелде. 2018 елда субсидия алган егерме хуҗалык райондагы савым сыерларының санын 87 башка арттырган. Быел тагын 36 гаилә кече-ферма төзергә ниятли.
-
Чирмешәндә игелек көнендә пирог белән сыйладылар
“Язгы мәрхәмәтлек атнасы” кысаларында район мәдәният йортында узган “Балаларга игелек кылабыз” дип исемләнгән чарада йөзләп бала катнашты.
-
Чирмешәндә капиталь ремонт программасы нигезендә бер йорт төзекләндереләчәк
Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы бер йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга 2 миллион 300 мең сум акча тотылачак.
-
2018 елда Татарстан инвалидларга уңайлы мохит тудыруга якынча 27 миллион сум юнәлдергән
Аз мобильле гражданнар өчен барлыгы 25 объект — мәктәп, хастаханә, спорт залы һәм мәдәният оешмалары җайлаштырылган.