Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын 36 мини-ферма төзелә

Савым сыерларының баш санын арттыруны күздә тотып, 2015 елда республика программасы эшли башлаганнан соң районда йөз мини-ферма төзелде. 2018 елда субсидия алган егерме хуҗалык райондагы савым сыерларының санын 87 башка арттырган. Быел тагын 36 гаилә кече-ферма төзергә ниятли.

Йөз мини-фермада 822 баш сыер асралырга тиеш булса да, 66 хуҗалыкта тулаем 147 баш мал җитми.

-Һәр авыл җирлеге башлыгы, һәр хуҗалык үзләрендә  сыер саны ничәгә ким икәнен белә, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир  Могыйзов. - Мини-фермаларда килешүдә каралган кадәр мал асралырга тиеш. Хуҗалар үзләренең нәселле сыерларының бозауларын үстерсә отышлырак. Тана сатып алучыларга дәүләт ярдәме дә каралган – бер тана өчен республика 30 мең сум субсидия бирә, ул нәселле булса яки республикадан читттән алынса – 40 мең сум. Район бюджетыннан да 10 мең сум ярдәм була. Саву аппараты сатып алган фермерларга да аның чыгымнары кайтарыла.

Иске Кади (монда 15 кече-ферма бар), Лашман (13), Түбән Кәминкә (13),  Чирмешән (10),  Иске Үтәмеш (9) авыл җирлекләрендә кече-фермалар төзү белән актив шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта, Бәркәтә, Ивашкино, Ульяновка авыл җирлекләрендә алар нибары икешәр генә, ә менә Түбән Кармалка һәм Шешминка авыл җирлекләрендә бер дә юк. Дөрес, Түбән Кармалкада быел берәү мини-ферма төзергә теләк белдерде.

Быел бу юнәлештә Яңа Элмәле авыл җирлеге дә активлашты, халык арасында аңлату эшләре уздырдылар. Конкрет ярдәм булачагына ышанган биш хуҗалык программага керергә теләк белдергән.

2018 елда  районда мини-ферма төзүчеләр, тана, саву аппаратлары  сатып алучылар  республикадан һәм районнан барлыгы  6 миллион 227 мең сум ярдәм  алганнар.

Үткән ел программага кергән Фәрит Мортазин (Светлогорск), Әнис Ябинов (Утыз Имән), Мәдинә Садретдинова һәм Павел Хрисановлар (Чирмешән) хуҗалыкларында төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

Бу елдан мини-ферма төзүчеләргә бирелә торган субсидиянең күләме дә, аңа булган таләпләр дә артты.  Биш баш сыерга исәпләнгән  100 квадрат метрдан ким булмаган абзар төзүчегә - 200 мең сум, сигез баш сыер өчен - 130 квадрат метрдан ким булмаганына 400 мең сум республика ярдәме  бирелә. Үткән еллардагы кебек район  бюджетыннан керамзит блок, цемент, агач материаллары алуга да акча  була.

-Мал санын арттырыга теләүчеләр алдына  азык юнәлтү проблемасы килеп баса. Алар салам, печән, бөртекнең кыйммәт булуыннан зарлана, - ди Әмир Сәлим улы. - Бу проблеманы чишү өчен авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендәге крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар белән сөйләшеп, буш җирләрне эшкәртү һәм анда күпъеллык үлән чәчү  бурычы йөкләнде, ә чәчүлек орлыкны район алып бирәчәк. Бу да күпмедер дәрәҗәдә мал асраучыларга ярдәм булачак.

Кадыйр Гомәров фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев