Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Телевидениесез кала күрмәгез

Әгәр телевизорда «Первый», «Россия 1» һәм башка кайбер каналлар логотибы белән янәшә «А» литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидениесе карыйсыз. Быел 3 июньнән Татарстан да, санлы телевидениегә күчү сәбәпле, бездә дә “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак.

Район электр элемтәсе челтәрләре начальнигы Михаил Наумов әйтүенчә, әлеге яңалык кабельле, интернет, спутник аша телевидение караучыларга кагылмый, чөнки алар телевизорны цифр форматында карыйлар.  Ләкин алар түләүле. Санлы телетапшыру  “зәңгәр экран” хуҗаларына  20 федераль   телеканалны: “Первый”, “Россия 1”, “Матч ТВ”, “НТВ”, “Бишенче канал”, ОТР, ТВЦ, “Карусель”, “Россия 24”, “Россия Культура”, “Рен-ТВ”, “Спас”, СТС, “Домашний”, “ТВ-3”, “Пятница”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, “Муз ТВ”ны югары сыйфатта түләүсез карарга мөмкинлек бирә.

– Санлы эфир  телевидениесенә күчү өчен өегездәге телевизорны тикшерегез: ул DVB-T2/МPEG4 санлы  сигналны кабул итәргә  сәләтлеме? Телевизор  иске модель икән, ул очракта бу  каналларны өй  антеннасы яки  приставка куеп  бушка карарга мөмкин, - ди Михаил Геннадьевич. – Бүген кайбер райондашларыбыз әлеге мөмкинлектән файдаланалар да, санлы телевидение карыйлар. Дөрес, кайбер чакта сигнал югала диючеләр бар, әмма бу вакытлыча гына, ул тест эшләр барганда техник сәбәпләр аркасында килеп чыга. Киләчәктә андый җитешсезлекләр булмаска тиеш.

Якташларыбызны санлы форматта республика каналлары юклыгы да борчый. Белгечләр әйтүенчә, “ТНВ” каналын киләчәктә дә аналог режимда карау мөмкинлеге калачак, әмма ул югары сыйфатлы санлы телевидение кебек булмаячак.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев