Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә капиталь ремонт программасы нигезендә бер йорт төзекләндереләчәк

Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы бер йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга 2 миллион 300 мең сум акча тотылачак.

- Дзержинский урамындагы 39 “а” йортта зур күләмдә эш башкару планлаштырыла, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Биредә су  челтәрләре  тузган, подъездларын да тәртипкә китерәсе бар. Гомуми электр санагычын да, подвалдан чыгарып, алмаштыру күздә тотыла. Әмма акчаның күп өлеше түбәне яңартуга китәчәк. Бу йортта башкарасы эшләр әле тагын бар, әйтик, подъездларда тәрәзәләрне алмаштыруны, стеналарны тышкы яктан җылытып, сайдинг белән тышлауны соңаракка планлаштырабыз. 

Капиталь ремонтка акча республика һәм район бюджетларыннан да бирелә, әмма төп өлешен  йортларда яшәүчеләрнең ай саен түләп барган акчалары тәшкил итә.

-Күп квартиралы йортларда яшәүчеләр торакларының бер квадрат метры өчен 5 сум 85 тиен исәбеннән, ай саен билгеле бер сумманы түләп баралар, - ди идарә рәисе. - Әлеге акчалар алар яшәгән йортны капиталь ремонтлау өчен тотылырга тиеш, башкарылачак эшләргә квартира хуҗаларыннан өстәмә акча җыю каралмаган.

Әгәр дә торак милекчеләре йортта, планда каралган эшләрдән тыш, тагын нәрсә дә булса эшләтергә, ремонтлатырга ниятләсәләр, бу мәсьәләне йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында гына хәл итә алалар.

Капиталь ремонт буенча сораулар булса, 8-927-428-77-00 телефоны буенча "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте рәисенә шалтыратырга мөмкин.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев