3 апрель 2013 яңалыклары
-
Автобус әйләнеп капланган
30нчы март көнне, халык телендәге Күтәмә борылышында, ВАЗ-2110 автомашинасы ПАЗ автобусына килеп бәрелә. Чаллы юлы белән Ижевскидан Димитровград шәһәренә баручы нефтьчеләрнең вахта машинасы идарәсен югалтып, юл өстендә үк әйләнеп каплана. Бәхеткә, әлеге автобусның 5 пассажиры һәм йөртүчесе исән-сау - нефтьчеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Инспекторлар әйтүенчә, һәлакәттә, борылышка кергәндә юл бирмәгән...
-
Кырын эш барыбер беленә
Түбән Кармалка авылында наркотик куллануда шикле өч кеше тоткарланган. Ә районда өч наркоман яши. Кырын эш барыбер беленә. Наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында да наркоманнар, наркотиклар әйләнеше һәм район территориясендә яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатуны кисәтү буенча чаралар хакында сөйләштеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре агымдагы...
-
Чирмешән яңалыклары
9 апрельдә, сишәмбе көнне, 10нан 12 сәгатькә кадәр Чирмешәндә сирена тавышы ишетеләчәк. Бу вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы булганда хәбәр салу системасы тикшереләчәк. Россия ГХМның ТР буенча Баш идарәсе халыкны борчылмаска һәм тәртип сакларга чакыра. Агымдагы елның март аенда район ЗАГС бүлеге 19 балага туу турында таныклык тапшырган....
-
Сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз
2013 елның икенче яртысында алдыру өчен, "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасына яздыру дәвам итә. Матбугатка язылу мәсьәләләре буенча почта элемтәсе участогына 2-26-46, 2-23-44 телефоннары буенча шалтыратып, сорауларыгызга җавап ала аласыз. Район почта элемтәсе участогы көн саен (якшәмбе һәм дүшәмбе - ял көннәре) иртәнге 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшли. Төшке...