3 февраль 2016 яңалыклары
-
Лашман авылында сугым пункты төзелә
Якын көннәрдә Лашман авылында терлекләр сую өчен сугым пункты төзи башлаячаклар. Төзелеш өчен проект һәм документлар әзер дә. Әлмәт, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Чирмешән ветеринарлары катнашында безнең районда үткән зона утырышында, ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бу хакта һәм һәр район күрсәткечен аерым анализлады, җитешсезлекләрне...
-
Ишлинкада юлны кем чистартырга тиеш?
Безнең Ишлинка (Чуваш Афонькәсе) авылында инде берничә көн дәвамында юллар чистартылмый. Мәктәп автобусы да авыл эченә үтә алмый, шуңа да балалар карга чума - чума зур юлга таба атлыйлар. Юлчыларга да әйтеп караган идек, алар: "Бу безнең участок түгел", - дип җавап кайтардылар. Безнең авыл урамнарын кем чистартырга тиеш икән?...
-
Марат Бәшәров Казанга Мәүлид бәйрәменә килә
Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган театраль-тамаша булачак. Тамашаны мәскәүлеләр тәкъдим итә. Төп рольне Россиянең танылган кино йолдызы, татар егете Марат Бәшәров башкара. 8 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган "Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү" дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә. Чара Россия мөфтиләр...
-
Иске Элмәледә сыерларга үгез кирәкми
Иске Элмәле авылында яшәүче Макаровлар шәхси хуҗалыкларында инде 15 еллап кимендә бишәр баш сыер асрыйлар. Бүген алар 12 баш мөгезле эре терлек, атлар, дуңгызлар, сарыклар, шул исәптән, алты баш савым сыеры тоталар. Шушы көннәрдә малларының баш саны тагын да арткан - бер сыерлары бозаулаган. Бу бозауны хуҗалар аеруча көтеп алганнар....
-
Чирмешәндә хатын-кызларны тыйнаграк киенергә өндәделәр
1 февраль - Бөтендөнья хиҗап көне уңаеннан район үзәге мәчетендә оештырылган кичәдә мөселман хатын-кызлары киемнәре модасы да күрсәттеләр. Ислам кануннары буенча яшәгән гүзәл затларның киеме дә тыйнак булырга тиеш, диделәр чарада сөйләнгән вәгазьдә. Кызыклы уен, бәйгеләр арасында, кунаклар өчен яулык, шарфларны матур итеп бәйләү буенча мастер-класс та булды. Биредә үтеән...