Иске Элмәле авылында яшәүче Макаровлар шәхси хуҗалыкларында инде 15 еллап кимендә бишәр баш сыер асрыйлар. Бүген алар 12 баш мөгезле эре терлек, атлар, дуңгызлар, сарыклар, шул исәптән, алты баш савым сыеры тоталар.
Шушы көннәрдә малларының баш саны тагын да арткан - бер сыерлары бозаулаган. Бу бозауны хуҗалар аеруча көтеп алганнар....
Иске Элмәле авылында яшәүче Макаровлар шәхси хуҗалыкларында инде 15 еллап кимендә бишәр баш сыер асрыйлар. Бүген алар 12 баш мөгезле эре терлек, атлар, дуңгызлар, сарыклар, шул исәптән, алты баш савым сыеры тоталар.
Шушы көннәрдә малларының баш саны тагын да арткан - бер сыерлары бозаулаган. Бу бозауны хуҗалар аеруча көтеп алганнар.
-Узган елны ясалма рәвештә орлыкландырылган өч сыерның берсе бозаулады. Орлыклык материалны - аталык күзәнәкләрен һәм моның өчен кирәк булган барлык җиһазларны авыл җирлеге башлыгы алып кайтып биргән иде, - ди Анатолий Николаевич.- Ясалма орлыкландыру сыерларның бозаулау вакытын да төгәл билгеләү мөмкинлеген бирә. Минем бөтен нәрсәне язып бара торган дәфтәрем бар. Бу сыерыбыз да нәкъ билгеләнгән көнне үгез бозау китерде. Әүвәл, үзе бозаулый алмас, ярдәм итәргә туры килер, дип уйлаган идем. Юк, бозаулады. Бозауны шунда ук үлчәдем - 56 килограмм иде. Башкалар белән чагыштырганда, эрерәк, нигездә, безнең бозаулар 35 - 40 килограмм була. Бу бозау бик тере, яхшы ашый, тиз үсә. Ясалма юл белән орлыкландырганда нәселле үгезләр материалын файдаланалар, димәк, аның бозаулары да яхшы була дигән сүз.
Сүз уңаеннан, авылда тагын бер хуҗалыкта ясалма орлыкландыру юлы белән теше бозау туган. Ул да шулай ук бик эре булып дөньяга килгән. Макаровларның әле тагын дүрт сыерлары, шул исәптән икесе ясалма юл белән орлыкландырылган, якын көннәрдә бозауларга тиеш. Анатолий Николаевич ясалма орлыкландыру белән үзе шөгыльләнә, авылдашларына да техник - осеменатор хезмәтен тәкъдим итә. Гомерен терлекчелектә эшләп үткәргән кеше, "Моның бер авырлыгы да юк",- ди.
Анатолий Макаровны авылдашлары уңган, булдыклы, ачык йөзле, авыл өчен янып йөрүче кеше буларак беләләр. Аның турында район газетасында да бер генә тапкыр язмаганбыздыр.
-Элек авылда ике сыер көтүе йөри иде. Бүген 40ка якын сыер исәпләнә. Кызганыч, алар арасында кысыр калганнары да бар, - ди А. Макаров. - Нишләптер авылдашлар терлекләрдән үрчем алуның ясалма орлыкландыру ысулыннан бик теләп файдаланмыйлар әле. Ә бит сыер - таналарны ясалма юл белән каплатуның нәтиҗәлелеге хакында элек тә еш сөйлиләр иде. Болай иткәндә яхшы, көр, нәселле, күп сөт бирә торган үрчем алырга мөмкин, без үзебез моңа инандык инде.
Анатолий Николаевич, тормыш иптәше Нина Арсентьевна белән, абзарларында терлек санын арттырып торалар. Аларга балалары да бик булыша. Макаровлар алты малай үстергәннәр. Республика программасында да катнашырга теләк белдергәннәр, мини-ферма төзергә ниятлиләр.
Макаровлар авылда да мал асрап, менә дигән итеп яшәп була, диләр. Дөрес, алты сыер асраучы хуҗалыкның сөтен кирәксенүче юк, гомумән, сөт сатарга теләүчеләр булса да, биредә сөт җыю оештырылмаган икән. Бәлки, Макаровлардан сөтне кереп алучы да булыр иде, әмма алар яшәүче Гагарин урамында елның күп вакытында рәтле юл юк. Биредә юл ясарга былтыр узган халык җыенында вәгъдә иткән булганнар, әмма проблема һаман хәл ителмәгән.
Нет комментариев