2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәннең яңа микрорайоны газга тоташтырылды
Район үзәгенең төньяктагы яңа микрорайонда яшәүчеләр өйләренә газ кертү мәшәкатьләре белән йөри. Биредәге Җәлил, Тукай, Такташ урамнарына җир астыннан 4 километр озынлыкта полиэтилен газүткәргеч торбалар салынган иде. Август ахырында әлеге линия файдалануга тапшырылды. Хәзер йорт хуҗалары, документлар ясатып, газга тоташа ала. Моның өчен газ хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Лашманлылар Дәүләт Думасы депутатлары ярдәменә өметләнә
"Бердәм Россия"нең мобиль пункты районга соңгы арада инде өченче тапкыр килеп, депутатларга наказлар кабул итте. Лашман авылында мәдәният йорты янында урнашкан мобиль пункт автобусы күрсәтелгән вакыттан иртәрәк килеп туктаса да, халык инде җыелган иде. Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ландыш Лотфуллина шунда ук эшкә дә кереште. Миндар абый Борһанов...
-
Чирмешән кырларында орлыклар тишелми калмас
Кичә һәм бүген яуган яңгырлар быел чәчелгән уҗым, күпьеллык үләннәр культураларына да яңа сулыш өрер, алар тишелми калмас. Яңгыр кирәк иде, районда ике ай чамасы явым-төшемнәр булмады бит. Әлегә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6 мең гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән (былтыр да бу вакытта шул чама булган). Чәчүдә "Сөлчә", "Күтәмә...
-
Вәт, ичмасам, яшәп күрсәтәләр Владимировлар! (+ФОТО)
Сосновка авылыннан Иван Владимиров өйдә генә түгел, анда-монда кунакка барса, ашханәдә ашарга туры килсә дә, алдында куелган ипи кисәген ашамыйча калдырырга гадәтләнмәгән. Сугыш вакытында ачлы-туклы яшәү шуңа өйрәткән аны. -Ипине авыз тутырып, туйганчы 1956 елда гына ашый башладык, - ди ветеран. Шуңадырмы, авырлык, хәсрәтләрне күреп үскән сугыш чоры баласы, әйтерсең,...