2 июнь 2016 яңалыклары
-
Иске Сережкинода йорт һәм абзарлар янды
Янгын янәшә күрше ике хуҗалыкка зыян салган. Ут төш вакытларында бер хуҗалыкның абзарыннан чыга. Аннан күршенең өенә һәм абзарларына күчә. Халык өйдән кирәк-яракларның бер өлешен чыгарып өлгерсә дә, стеналары гына калган йорт яшәргә яраксыз инде. Аның хуҗасы шәһәрдә яши, авылга кайтып йөрүче. Янгын вакытында ул авылда булган. Хәзер янгынның сәбәпләре...
-
Чирмешәннең сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе үтте
Балалар сәнгать мәктәбендә уку елы чыгарылыш кичәсе белән төгәлләнде. Быел мәктәпне төрле бүлекләрдә белем алган 57 бала тәмамлады. Әлеге мәктәптә узган чыгарылыш кичәсендә аларга тантаналы шартларда бу уку йортында белем алулары турында таныклыклар тапшырдылар. Бәйрәмдә авыллардагы филиалларда шөгыльләнгән балалар да катнашты. Әйтик, хореография бүлеген тәмамлаган 19 укучының 14се - Ульяновкадан....
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Күмәк көч чүплек күчерә Лашман һәм Әмирдә авыл чүплекләре тирәләрен тәртипкә китерделәр. Бу эшкә "Болгарнефть" трактор биргән. Аларга һәм әлеге зур техниканы күчереп йөртергә булышканы өчен, авыл җирлеге җитәкчелеге Әмирдән Раил Мисбаховка да рәхмәтле. Айсылуны министрлык бүләкләгән Кара Чишмә мәктәбе укучысы Айсылу Гамирова (укытучысы Фәнис Шәфыйков) укучыларның Казанда узган Туфан...
-
Чирмешән Сабан туена Вадим Захаров килә
5 июнь көнне район үзәге стадионында узачак бәйрәмдә популяр җырчы үз төркеме белән чыгыш ясаячак. Сабан туена Краснодар краеннан канатта йөрүче артистлар да чакырганнар. 4 июнь көнне кичке Сабантуйда исә Радик Шәрипҗанов һәм якташыбыз Ләйсән Галләмова җырлаячак.
-
Чирмешәнлеләр Сабан туена әзерләнә
Татар халкының әлеге милли бәйрәмен Чирмешәндә дә зурлап үткәрергә җыеналар. Сабантуйга әзерлек дәвам итә. Район Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссия инде берничә тапкыр утырышка җыелды. Җаваплыларга конкрет бурычлар куйдылар; бәйрәм программасы да әзер. Сабан туе үтәчәк паркта - стадионда күмәк өмәләр оештырып, мәйданны, тирә-юньне чисталадылар, карт агачларны...
-
Чирмешән артистлары - “Каравон“-да
Быел миңа Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" рус фольклоры бәйрәмен күреп кайту бәхете тиде. Бу бәйрәм Татарстанда инде ике дистә елдан артык үткәрелә. "Каравон"га ел саен республика районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле өлкәләреннән дә иҗат коллективлары килә. Фестиваль иң зур һәм матур сәхнәдә, чиркәү чыңнары астында ачылды. Рус халык җырларын...
-
Магнитогорскидан Яшәүчегә - 600 доллар
Магнитогорскидан Яшәүчегә 600 доллар җибәргәннәр. "Авыл көне"нә, Сабан туена дип, Элиста Мөхәммәтҗанова юллаган. Әлеге ханым Яшәүче янәшәсендәге, элегрәк Лишуннар тавына сөрелгән, соңрак Магнитогорскига китәргә мәҗбүр булган ятимә Мәрзыя апа (бүген мәрхүмә) кызы икән. Бу калада дәрәҗәле кеше, депутат та ул. - Андый якташлар барында Сабан туен үткәрергә дә кызык -ди...