2 февраль 2017 яңалыклары
-
Чумачка һәм Туймәт юбилярларын Президент тәбрикләде
Гыйнварның соңгы көннәрендә ике райондышыбыз 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова Чумачкадан Рабига Җиһаншинага һәм Туймәттән Мөгаллимә Сәүбановаларга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Өч онык һәм дүрт оныкчык әбисе РАБИГА ҖИҺАНШИНА...
-
Чирмешән кадетларын телевизордан карагыз
Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары "Алга, яшүсмерләр!" республика хәрби-спорт уеннарында катнашып, 5 нче төбәк зонасында беренче урын яулаган. "Яңа гасыр" телеканалы исә бәйге нәтиҗәләре буенча "Җиңүчеләр уены" дип аталган тапшырулар төшергән. Безнең кадетлар катнашындагы уен 10 февраль көнне 16 сәгать 25 минутта эфирга чыгарга тиеш.
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
2015 елда су спорты төрләре буенча Казанда узган XVI дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм үткәрүдәге хезмәтләре өчен, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Мансур кызы Рәхимҗанова һәм Иске Элмәле урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марина Ивановна Колесникова "Казанда 2015 елда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты" медале белән бүләкләнделәр.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Нәхтимә әбигә 99 яшь тулды Лашман авылының иң өлкән кешесе Нәхтимә әби Зыятдиновага гыйнвар аенда 99 яшь тулды. Ул бүген кызы Саимә Шәйхетдинова тәрбиясендә яши. Әбинең, олы яшендә булуына карамастан, исәнлеге Аллага шөкер, дөрес, аягы сынган булган, әле төзәлмәгән, шуңа йөри алмый икән, ә зиһене яхшы, намазны да калдырмый әле...
-
Чирмешән районы прокуратурасы коррупциягә каршы көрәшне көчәйтте
Район прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлегендәге игътибарны беренче чиратта дәүләт һәм муниципаль органнарында коррупциячел фактларны кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлтә. 2016 елда коррупциягә каршы тору сферасында закон бозуның барлыгы 41 очрагы ачыкланды, аларның нәтиҗәләре буенча бер протест, 8 представление бирелде, 14 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, административ хокук бозулар турында 3 һәм гомумкүзәтчелек...
-
Чирмешәннең "Ел тәрбиячесе" Наталья Чернова "Ромашка"да эшли
Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган тәрбиячеләр бәйгенең республика этабында район данын яклаячаклар. Мөгаен, күп кешенең "флексагон", "эбру" дигән төшенчәләрне гомумән ишеткәннәре дә юктыр. "Ел тәрбиячесе" район конкурсының финалында катнашучылар үзләренең тирән белемнәрен генә түгел, балалар белән уртак тел табу, шундый авыр сүзләрне дә сабыйларга аңларлык итеп җиткерү, кечкенәләрдә кызыксыну...