1 октябрь 2017 яңалыклары
-
«Голос»та тагын бер татар кызы - Альбина Йосыпова (видео)
Татарстанлыларның «Голос» программасын яуларга яратканнары сер түгел. Бу юлы анда Алабуга шәһәре кызы Альбина Йосыпова үз көчен сыный. 23 сентябрьдә «Беренче канал»дан бара торган «Голос» шоуында Альбина күрмичә сайлап алу турында катнашты. Татарстан кызы - Мәскәүдәге «Сатирикон» театры актеры. МХАТ мәктәбе студиясен тәмамалый, 2012 елдан бирле театрда эшли. «Лондон шоу»,...
-
Зәйнәб Фәрхетдиновага Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль тапшырылды
Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты узды. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән "Лада Гранта" автомобиленә сертификат бүләк ителде. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды. - Сез безнең өчен һаман да яшь, гүзәл, моңлы тавышлы, якты йөзле Зәйнәбебез. Сезне тыңларга никадәрле халык...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ
ХӨРМӘТЛЕ ВЕТЕРАННАР! Сезне Өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу көн сезгә - әтиләребез һәм әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, районда яшәүче барлык өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен тагын бер мөмкинлек тудыра. Сез - безнең тере тарихыбыз, чын зирәклек үрнәге, көндәлек тормышта без сезнең белемгә һәм тәҗрибәгә таянабыз....