1 август 2017 яңалыклары
-
Хәния Фәрхинең кызы Алия: «Мин әнине көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем»
Узган шимбәдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде. Бу көннәрдә бөтен дөнья Хәния турында гына сөйләде дисәң дә, арттыру булмас. Дистәләгән шигырь язылды, тамашачылар, дуслары, сәхнәдәшләре хатирәләре белән уртаклашты. «Татарның танылган җырчысы Хәния Фәрхи вафат булды» дип, эре федераль...
-
Яшәүче кешесе машина резинасы аркасында үз туганын үтерә язган
Туганын үтерү нияте белән кылган гамәлләре һәм башка җинаятьләре өчен Яшәүче поселогыннан 58 яшьлек ир - ат 6 ел 8 ай вакытка ирегеннән мәхрүм ителде. Агымдагы елның февралендә Малик Нуруллин машинасының шиннары киселгәнен күреп ала. Көпчәк резинасына зыян салуда ул җүз туганыннан шикләнә, чөнки алар арасыннан күптән "кара мәче" узган...
-
Чирмешәндә зиратны чүп баскан
Чирмешәндәге яңа христиан зиратын чүп үләннәре басып киткән. Яңа урындагы территориядә, кабер өсләрендә өмәләр үткәрү һич артык булмас. Үзәктәге зират бу яктан үрнәк, әмма монда да, райондагы башка кайбер зиратларны да бергәләп чистарту - изге бурычыбыз, мәрхүм һәм мәрхүмәләргә мөнәсәбәтебез билгесе.
-
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
Бүгеннән эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Бу Россиядә яшәүче 14,3 миллионлап кешегә кагыла. Акчаның арткан өлеше уртача 200 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Төгәлрәк әйтсәк, ул эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият түләве һәм...
-
Кыяр тозлыйбыз (биш төрле рецепт)
Кибеттәгечә тозланганы 1 литр суга 1,5аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, өч литрлы банкага 10-12 кашык 9процентлы аш серкәсе (уксус) алына. Лавр яфрагын, исле түгәрәк борычны, канәфер орлыгын, түгәрәкләп киселгән башлы суган, укропны стерильләштерелгән банка төбенә салып, кыярларны тезәбез. Банкадагы әзер кыярлар өстенә кайнар су салып, азрак суынганчы...
-
Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте тегү цехы ачты
Мөмкинлеге чикле кешеләр кемнең дә булса яклавына, һичъюгы киңәшләренә мохтаҗ. Безнең районда андый оешма күптән кирәк иде. Районда, иҗтимагый башлангычта, инвалидлар җәмгыяте эшли башлауга декабрьдә өч ел була. Әлеге оешманың бүген инде күрсәтерлек эшләре, сөйләрлек уңышлары бар, дөрес, проблемалары да юк түгел. Оешмага нигез салучы Илназ Газыймов читкә киткәннән соң...
-
Якты Тау малларына чыбыркылы көтүче кирәкми
Якты Тау авылының шәхси хуҗалык малларын электр көтүчесе саклаячак. Аны үзләре акча җыеп, 15 мең сумга сатып алганнар. Инде электр көтүчесен көйләп бетерәләр. Җиһазларны карап торуны бер кешегә йөклиләр һәм аңа ай саен мал башыннан 200әр сум акча түләп торачаклар. Авыл көтүенә 20 баш мал йөри.
-
Зәйнәб Фәрхетдинова түләүсез зур концерт куя
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнен Азнакайда бәйрәм итәчәк. (Казан, 31 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнендә - 17 августта якташлары өчен Ык буенда зур концерт куярга җыена. «Бәешле болыннарында концерт кую Зәйнәбнең күптәнге хыялы иде. «Алтын юбилее»...