Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте тегү цехы ачты
Мөмкинлеге чикле кешеләр кемнең дә булса яклавына, һичъюгы киңәшләренә мохтаҗ. Безнең районда андый оешма күптән кирәк иде. Районда, иҗтимагый башлангычта, инвалидлар җәмгыяте эшли башлауга декабрьдә өч ел була. Әлеге оешманың бүген инде күрсәтерлек эшләре, сөйләрлек уңышлары бар, дөрес, проблемалары да юк түгел. Оешмага нигез салучы Илназ Газыймов читкә киткәннән соң...
Мөмкинлеге чикле кешеләр кемнең дә булса яклавына, һичъюгы киңәшләренә мохтаҗ. Безнең районда андый оешма күптән кирәк иде. Районда, иҗтимагый башлангычта, инвалидлар җәмгыяте эшли башлауга декабрьдә өч ел була. Әлеге оешманың бүген инде күрсәтерлек эшләре, сөйләрлек уңышлары бар, дөрес, проблемалары да юк түгел.
Оешмага нигез салучы Илназ Газыймов читкә киткәннән соң аның белән Мәдинә Талипова идарә итә башлауга да ике елга якын вакыт узган. Алар - ярдәмчесе Ирина Митяева белән инвалидлар җәмгыяте бинасында июль башында ателье эшли башлавы турында шатланып сөйләделәр. Мөмкинлеге чикле Лиана Меркулова районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелүче субсидия хисабына үз эшен башлап җибәргән. Бу акчаларга ул төрле операцияләр башкаручы тегү машиналары алган, инде заказлар да килә башлаган. Биредә үк, үзәк ярдәме белән биналарны җыештыру, сантехник эшләр, электр җиһазларын ремонтлау буенча да эш ачарга җыеналар. Моны, беренче чиратта, мөмкинлеге чикле кешеләргә, күп балалы, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән оештыралар.
Җәмгыять тә, ателье да эш көннәрендә 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр эшли, 2-29-84 номерына да шалтыратырга була.
-Без инде ничек тә мөмкинлеге чиклеләргә булышырга тырышабыз, берәүләргә киңәшләребез ярап куйса, икенчеләренә матди ярдәм итәбез, проблемаларын чишү юлларын бергәләп эзлибез, - ди җәмгыять рәисе Мәдинә Шәфигулловна. - Урын өстендә ятучылар соцстрах аша кайтарылучы гигиена әйберләренең кирәк кадәр һәм вакытында кайтармаудан зар белдергәләделәр. Без тиешле органнар белән элемтәгә кереп, бу проблеманы бераз булса да хәл итәргә булыштык. 60, 65, 70, 75, 80, 85 яшьлек юбилейларын билгеләп узучы ялгыз яки урын өстендә ятучы инвалидларның да күңелләрен күрергә тырышабыз - өйләренә барып котлау җаен табабыз. Әмир авылында яшәүче Латыйп Нәсыйбуллинга 2017 елның икенче яртысына "Безнең Чирмешән" газетасына подписка да бүләк иттек.
Инвалидлар җәмгыяте тәҗрибә уртаклашу өчен башкалар белән дә даими элемтәдә тора. Алар шул максатта авыллардагы башлангыч оешма рәисләре һәм район үзәк больницасы вәкилләре белән Самара өлкәсенең Камышлы районында тернәкләндерү үзәгендә булып кайтканнар. Инде районда да һичъюгы тернәкләндерү бүлмәсе булдыру хыялы белән янып йөриләр. Аларның бинасында моның өчен бүлмә бар, тик ремонт кирәк. Район ярдәме белән ремонт уздырырга һәм тренажерлар алып куярга да планнары бар. Күрше Шентала районында бу юнәлештә эшләүчеләр белән дә элемтәдә торалар, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашалар. Җәмгыятьнең эшчәнлегендә Туймәт, Иске Кади, Ивашкино, Ульяновка, Әккәрәй авыллары аеруча актив катнаша.
Җәмгыять республикада, Россиядә уздырылучы төрле конкурсларда катнашып грантлар да ота, шулар хисабына да эшчәнлекләрен киңәйтергә, мөмкинлеге чикле кешеләргә, аларның гаиләләренә кызыклы чаралар оештырырга уйлыйлар. Республика конкурсына тәкъдим ителгән "Дуслар клубы "Бу дөньяда син ялгыз түгел" проекты белән грант отканнар. Башкалар проблемасын кайгыртып йөрүче бу якташларыбыз шуның хисабына айга 2-3 тапкыр мөмкинлеге чикле балалар һәм аларның гаиләләре белән бергәләп китаплар укырга, өстәл һәм спорт уеннары оештырырга планлыйлар.
-Конкурска "Әдәби кунакханә" һәм "Рухлары белән көчле" исемле ике проект җибәрдек, аннан да җавап көтәбез, - ди җәмгыять рәисе ярдәмчесе Ирина Дмитриевна. - Идеяләребезне хуплап, рухи ярдәм итеп торучыларыбыз да бар. Республика инвалидлар җәмгыяте рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев гел хәлебезгә керә, киңәшләре белән ярдәм итә. Җәмгыятьнең беренче рәисе Илназ Газыймов та булышып тора.
Элек үзләренең гаиләләрендә инвалидлар булган кешеләр мөмкинлеге чиклеләрнең хәлен аеручы яхшы аңлый, үзләренә кирәкмәгән җиһазларны инвалидлар җәмгыятенә китереп бирүчеләр дә бар. Җәмгыять андыйларга бары рәхмәтле генә, кемнеңдер өендә кирәкмәс әйбер булып ятканчы, алар икенчеләргә файда китерә ала бит. Үзенең инвалид баласы булган (улы вафат) Алсу Хәкимова бик теләп җәмгыятькә булыша, элемтәдә тора, үзләренә кирәкмәгән җиһазларны җәмгыятькә китереп биргәннәр.
Дөньяда яхшылык эшләргә теләүче кешеләр күп. Төрле чаралар уздырганда инвалидлар җәмгыяте андыйларның да ярдәмен тоя. Район территориясендә нефть чыгаручы оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм аерым кешеләр: Фәридә Шәйхетдинова, Гөлсинә Абзалова, Мамурә Гафиева, Булат Латыйпов, Фәрит Абзаловлар (Яр Чаллы) азга гына булса да мөмкинлеге чиклеләрнең күңелен күтәрергә булышалар. Рамазан аенда Чирмешәннән Хәкимовлар, Габдрахмановлар, Сәлмановлар, Әхмәтшиннар, Шәрәфетдиновлар гаиләләре китергән фитра сәдакасын мохтаҗларга илтеп биргәннәр.
Казанның "Ярдәм" мәчетендә, квартал саен оештырылучы, "Бер-беребезгә ярдәм итик" исемле курсларга безнең районнан да мөмкинлеге чикле якташларыбыз бара. Аның белән Лилия Сәлахетдинова кураторлык итә. Бүгенге көндә дә дүрт якташыбыз анда компьютер серләренә, кул эшләренә өйрәнә, экскурсияләргә йөриләр, шул ук вакытта дәва да алалар. Үткән көздә җәмгыять мәчеткә яшелчәләр алып барган, курслар узучы якташларның хәлләрен дә белгәннәр.
Киләчәктә җәмгыятьнең вәкаләтләре артырга да мөмкин. Алар "Каршылыксыз мохит" программасы буенча тестлаштыру үтәләр, аның барлык баскычларын узсалар сертификатка ия булачаклар. Әлеге сертификат "Каршылыксыз мохит" программасы буенча башкарылган эшләрне кабул итү хокукы бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев